18 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Безгә дә грипп килер
Әгәр сездә авыру билгеләре: тән температурасының күтәрелүе, тирләү, хәлсезлек, буыннар, мускуллар, баш авырту, көчле (авырту белән) ютәл, томау, гиперемия, авыз эче һәм тамакның кипшенүе күзәтелсә, белеп торыгыз - Сез грипп эләктергәнсез. Үз белдегең белән дәваланмаска, кичекмәстән табибка күренергә кирәк, дип кисәтә Яңа Чишмә гигиена һәм санэпидкүзәтчелек бүлеге мөдире Саимә Җаббарова.
-
Суррогат аракы турында аноним хәбәр итәргә була
Район территориясендә закон тарафыннан танылмаган суррогат алкоголь продукциясен сатуга юл куймау максатларында һәр торак пунктта әлеге продукцияне сату фактлары турында гражданнарның аноним хәбәрләре өчен тартмалар урнаштырылган. Тартмалардан хатлар атна саен җомга көннәрдә алыначак.