Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Безгә дә грипп килер

    Әгәр сездә авыру билгеләре: тән температурасының күтәрелүе, тирләү, хәлсезлек, буыннар, мускуллар, баш авырту, көчле (авырту белән) ютәл, томау, гиперемия, авыз эче һәм тамакның кипшенүе күзәтелсә, белеп торыгыз - Сез грипп эләктергәнсез. Үз белдегең белән дәваланмаска, кичекмәстән табибка күренергә кирәк, дип кисәтә Яңа Чишмә гигиена һәм санэпидкүзәтчелек бүлеге мөдире Саимә Җаббарова.

    Грипп - кискен авыр вируслы йогышлы авыру, гадәттә ул кисәк кенә башлана, өшетә, тән температурасы күтәрелә, баш авырта, хәлсезлек сизелә, аяк-куллар сызлый, томау төшә, төчкертә-йөткертә башлый. Грипп вирусы төчкергәндә, йөткергәндә, көнкүрештә куллану әйберләре (кулъяулык, сөлге һ.б.) аша башкаларга йога. Ул кешенең яшенә дә, җенесенә дә карамый. Сез әлегә авыру йоктырмаган икән, профилактика белән шөгыльләнегез. Вакцина ясату (профилактика) бу авырудан саклануның кулай чарасы булып тора. Хезмәт коллективларында хезмәткәрләрнең 70-80%на вакцина ясау бу коллективта авыру ихтималын нык чикли.
    Вакцина ясату аеруча кемнәргә кирәк соң? Грипптан соң катлаулануларга җиңел бирелүче халык төркеменә (65 яшьне узган өлкән буынга, төрле хроник чирләр белән интегүче олыларга һәм балаларга), эш буенча - кешеләр белән күп аралашучыларга (медикларга, социаль тармак хезмәткәрләренә, укытучыларга) һәм грипп белән авырырга теләмәгән һәр кешегә. Гриппка каршы вакцинаны гадәттә ел саен октябрь-ноябрь айларында ясыйлар. Вакцина ясалгач, 2 атнадан соң иммунитет көчәя һәм грипп вирусына каршы антитәнчекләр эшләп чыгарыла.
    Игътибар! Вакцина кемгәдер килешмәскә дә мөмкин. Шуңа да, прививка ясатырга уйлыйсыз икән, баштан үзегезнең табибыгыз белән киңәшләшегез.
    Грипп авыруы таралганда түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур:
    кулларны сабынлап юарга яки дезинфекцияләү чаралары белән сөртергә, бер мәртәбә генә кулланыла торган сөлгеләрдән файдаланырга, күзләрегезгә, борыныгызга еш кагылмаска, төчкерүче - йөткерүче кешеләрдән ераграк торырга, сәламәт яшәү ревеше алып барырга: туйганчы йокларга, файдалы ризыклар ашарга, актив булырга, күбрәк сыеклык эчәргә, кеше күп җыела торган җирләрдә (театрларда, клубларда) булмаска тырышырга, саф һавада күбрәк йөрергә, сулыш органнарын саклау өчен маскалар кияргә. Сәламәт булыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: