6 декабрь 2012 яңалыклары
-
Шатлык өләштеләр
4 декабрьдә Картлар йортында булып узган концертны шунда яшәүчеләр (50 кешедән 32сенең мөмкинлекләре чикле) сөенеп кабул иттеләр. Ә аларга кунакка мәдәният йорты артистлары һәм "Селяночка" ансамбле килгән иде.
-
Күпер төзелгән
Зирекледә Инеш елгасы аша салынган күпергә капиталь ремонт ясалган. Авылдагы әлеге күпергә берничә мәртәбә ремонт ясалган булган инде. Әмма хәзер аны тимердән һәм бетоннан ясаганнар, димәк күпер халыкка озак хезмәт күрсәтәчәк. Чөнки бу күпер авылдагы йөз еллык мәчеткә бару юлы да булып тора (картлар биш вакыт намазны укырга киләләр). Күперне...
-
11 айга нәтиҗә
Тулаем алганда быелның 11 аенда терлекчеләрнең эш нәтиҗәләре уңай. Терлекләрнең баш саны 2012 елның 1 декабренә районда 15155 баш МЭТ исәпләнә, бу узган ел күрсәткеченнән 520 башка күбрәк (үсеш 4 процент тәшкил иткән). Савым сыерларының баш саны 90га арткан һәм 5536 баш исәпләнә. Таналарны төп көтүлеккә кертү - 100 баш...
-
Район башлыгы котлады
Яңа Чишмә районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр: - Фәхретдинов Альберт Шамил улы - "Кулон" ЯАҖ генераль директоры; - Тәхаутдинов Шәфәгат Фәхразый улы - "Татнефть" ААҖ генераль директоры. Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше, югары һөнәри осталыгы һәм хезмәт...