24 май 2021 яңалыклары
-
Якташыбызга «Россиянең атказанган транспорт хезмәткәре» исеме бирелгән
РФ Президенты Указы белән автомобиль транспорты үсешенә, транспорт хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга зур өлеш керткәне өчен, «Буревестник» ҖЧҖ директоры Вячеслав Михайлович Улитинга «Россия Федерациясенең Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән.
-
Яңа Чишмә районының иң яхшы хуҗалыкларына кубоклар тапшырылды
Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән узган киңәшмәдә 2021 елның 4 аенда терлекчелектәге эшкә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
-
21 майда Олимп УСЗда пенсионерлар арасында XI республика спартакиадасының беренче этабы булып узган
Чара 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган, аны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге пенсия фондының клиентлар хезмәте һәм Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырган.
-
Яңа Чишмә ЭЭБ ветераннары ел саен вафат булган хезмәттәшләренең каберләрен карап торалар
«Инде дүртенче ел рәттән без, ЭЭБ ветераннары, вафат булган хезмәттәшләребез җирләнгән урыннарга барабыз, - дип хәбәр итә редакциягә ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов.
-
Чертушлыларга - Мәдәният министрлыгының рәхмәт хаты
Чертуш авылының театраль төркеме Республика конкурсында 3 нче урын яулаган.
-
24 майга Татарстанда COVID-19ның 21268 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 33 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 32 кеше чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 18 кеше өйдә дәвалана.
-
Яңа Чишмәдә 2020 ел нәтиҗәләре буенча иң-иңнәр дип табылган шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ШЯХ) исемнәре аталды
Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда керемнәре 1 млн. сумнан артык булган ШЯХ җитәкчеләренә бүләкләр тапшырылды.
-
Акбүредә изге урын төзекләндерелгән
23 майда авылның ике мәчетенә йөрүчеләр изге урында – «Кизләүләр өсте» территориясендә өмә үткәргәннәр.
-
Йөзем – минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе
Аның 20-25 процентын канда бик тиз үзләштерелүче глюкоза тәшкил итә, шуңа да йөзем авыр физик яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бик файдалы, чөнки әлеге җимеш мускул һәм акыл аруын җиңеп чыгарга булыша.
-
Яңа Чишмә районының Архангел, Шахмай һәм Әдәмсә авыл җирлекләре лидерлар булып танылды
Беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен җирлек башлыкларына кубоклар тапшырылды.