Яңа Чишмә районының Архангел, Шахмай һәм Әдәмсә авыл җирлекләре лидерлар булып танылды
Беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен җирлек башлыкларына кубоклар тапшырылды.
Халыкның хезмәт активлыгы буенча киңәшмәдә «юл картасын» (планны) үтәү буенча лидерларны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова атады.
Сан һәм сыйфат күрсәткечләре буенча район рейтингында Архангел Бистәсе авыл җирлеге (башлыгы Нина Сердюк) беренче урында тора.
Икенче урында – Шахмай авыл җирлеге (башлыгы Ильяс Гаризов).
Өченче урында – Әдәмсә авыл җирлеге (башлыгы Альмира Нәҗметдинова).
Авыл җирлекләре арасында артта калучылар да аталды, аларга «юл картасы»ның кайбер төп бүлекләре буенча эшнең активлыгын арттырырга тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев