30 март 2018 яңалыклары
-
Эчә торган суга тарифлар билгеләнгән
Татарстан тарифлары буенча Дәүләт комитеты карары нигезендә 2018 елның 26 мартыннан кайбер торак пунктлар өчен эчә торган суга тарифлар билгеләнгән.
-
Чәчүгә озак калмады
Язгы кыр эшләре башланырга ике-өч атна калып бара. Хәзер һәр җирдә тракторлар һәм тагылма авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре төгәлләнү алдында, аларны агрегатлаштыру башлана.
-
Яңачишмәлеләр Кемеровода һәлак булучыларны искә алдылар
Кемеровода коточкыч янгында һәлак булучылар хөрмәтенә игълан ителгән гомуммилләт матәм көнендә - 28 мартта район үзәгендә матәм митингы булып узды.
-
Грипптан ничек сакланырга
Көннәр җылыту белән салкын тидереп авыраучылар (томау, борын тыгылу, йөткерү һ.б.) санының артуы күзәтелә башлады. Гриппның һәр төрендә дә симптомнар охшаш: тиз арада температура күтәрелү, туңып калтырау, хәлсезлек, баш авырту, мускуллар һәм буыннар сызлау, йөткерү, тамак авырту, томау һәм борын тыгылу.
-
Күкертле водород чыгару экологияне боза
Сәнәгать предприятиеләре тарафыннан эшкәртү калдыкларын атмосферага чыгару белән бәйле кешеләр сәламәтлегенә куркыныч янау проблемасы бүген дөньяда бик актуаль. Бу, мисал өчен, территорияләрендә нефть чыгарыла торган зур булмаган авыл җирлекләренә дә, эре химия заводлары булган мегаполисларга да кагыла.
-
Картлар йорты яңа планнар белән яши
Яңа Чишмә Картлар йортының 2017 елда ничек яшәве, анда ниләр эшләнүе турында безгә аның директоры Наталья Шилова сөйләде.
-
Мәнфәгатьләр низагы юк
Яңа Чишмә муниципаль районда коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләүдә комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте, анда 2 мәсьәлә каралды. Комиссия утырышын аның рәисе, район башлыгы В.М. Козлов алып барды.