Кемеровода коточкыч янгында һәлак булучылар хөрмәтенә игълан ителгән гомуммилләт матәм көнендә - 28 мартта район үзәгендә матәм митингы булып узды.
Һәлак булучыларны хөрмәтләп искә алу өчен яңачишмәлеләр Мәңгелек ут мемориалы янына җыелды. Әлеге фаҗигада иң куркынычы - дистәләгән гөнаһсыз сабый ут эчендә калды. Кулларына чәчәкләр, йомшак уенчыклар, шәмнәр, ак шарлар, "Кемерово, без синең белән!" дип язылган гап-гади ак кәгазьләр тоткан өлкәннәр һәм балалар башларын түбән иеп сүзсез генә кайгырдылар. Яңа Чишмә чиркәве башлыгы, благочинный Симеон атакай район халкы исеменнән якыннарын мәңгелеккә югалтучыларның ачы хәсрәтен уртаклашып, зыян күрүчеләрнең тиз арада савыгуын, якыннарын һәм туганнарын югалтучыларга сабырлыклар теләп, әрвахлар рухына догалар кылырга чакырды.
"Без - кешеләр. Чит кеше хәсрәтенә өзгәләнмәү, кайгы уртаклашмау - бу мөмкин түгел. Без дә бөтен ил белән бергә кайгырабыз һәм бер гаепсез һәлак булучыларга багышлап укылган догаларыбыз - бу безнең аларга булган ихтирамыбыз, аларны яратуыбызның бер чагылышы. Догаларыгыз, чит кеше кайгысына битараф булмавыгыз өчен барлык җыелучыларга олы рәхмәт".
Бер минутлык тынлыктан соң җыелучылар Мәңгелек ут янындагы хәтер диварына канәфер, роза чәчәкләре, уенчыклар, шәмнәр кабызып куйдылар. Һәм барысы да берьюлы һәлак булучылар истәлегенә дистәләгән ак шарлар очырдылар, алар шушы якты дөньяны бик яшьли калдырып киткән фәрештәдәй саф күңелле балаларның җаннарын гәүдәләндереп югарыга һавага юл алды...
Митингтан соң күз яшьләрен тыя алмаган халык шушы уенчыклар, чәчәкләр һәм шәмнәр янында тын гына бик озак басып торды.
Ни диярсең, башка сыймаслык куркыныч фаҗига бу. Ходай мондый хәсрәтне беркемгә дә күрсәтмәсен!
Ольга Иванова
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев