Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикәләр колагына

Августка рәхим итегез, яңачишмәлеләр!

Менә август аена да аяк бастык. Бу көннәрдә без бакчабыздагы хезмәт нәтиҗәләренә куанабыз. Уңышыбызны озаграк сакларга тырышсак та, бу җиңел түгел: помидор белән ташкабак артык нык өлгерә, кыярлар саргая.

Бүгенгесе көндә безнең районда яшәүчеләр нәкъ менә шушы яшелчәләрне кышкылыкка әзерләү белән мәшгуль.

Бүген безгә абунәчебез Чуаш Чабаксары АҖнең Благодаровка авылында яшәүче Наталья Ермолаева үз рецептлары белән уртаклаша.

Лаеклы ялда булса да аның тормыш рәвеше актив. Наталья авыл Советында секретарь булып эшләгән. 2015 елдан бирле лаеклы ялда. Ул үзен һәм ире Алексейны бәхетле дип саный, чөнки улларының гаиләсе алар белән янәшә яши һәм аларның өч балалары бар.

«Өйдәге, бакчадагы барлык эшне без бергә башкарабыз, урманда гөмбәләр, җиләкләрне дә бергәләп җыябыз. Бергә булгач,  яшелчәләрне дә байтак үстерәбез, уңышын җыеп төрле ризыклар әзерлибез. Хәтта, иң кечкенә оныгыбыз Тимофей да бабасыннан бер дә калышмый, аңа бөтен ир-ат эшен башкарырга булыша, һәр иртәне «Бабай, бүген нишлибез» дигән сорау белән башлый»,- дип яза безгә Наталья.

Ә бүген иртәбезне «Лечо» ясаудан башлыйбыз.

Моның өчен безгә 9 ингредиент кирәк булачак:

кишер -1 кг;

суган - 600-700 грамм,

5-6 данә болгар борычы,

2 литр томат согы,

1 стакан шикәр комы

1,5 стакан үсемлек мае,

1 стакан су,

0,5 стакан аш серкәсе,

2 аш кашыгы тоз

Кишерне иттарткыч аша чыгарабыз, су һәм үсемлек мае өстибез, әзер булганчыга кадәр кыздырабыз.

Әлеге массага вак итеп туралган суган  салабыз һәм тагын 30 минут кыздырабыз. Шуңа өлешләп киселгән борыч салабыз, томат согы агызабыз, шикәр, тоз, серкә кушабыз һәм тагын 20 минут кыздырабыз.

Кайнар килеш стерильләштерелгән банкларга салабыз, капкач белән ябабыз һәм банкаларны суынганчыга кадәр әйләндереп куябыз. Әлеге рецепт буенча лечо бик тәмле була, аны ашка да салырга, бәрәңге белән дә ашарга була.

 

Ташкабак (кабачок). Без аны түгәрәкләп турыйбыз, кыздырабыз, өстенә сарымсак, тоз, укроп сибәбез, һәм... Ашыйсы да килә башлады, ә эш көне азагына кадәр тагын 3 сәгать. Кыскасы, ташкабакларны кышкылыкка әзерләргә безгә Петропавел Бистәсендә яшәүче Вера Беляева ярдәм итәчәк.

Бераз аның турында сөйләп үтик. Вера мәктәптә укытучы булып эшли, озак вакытлар мәктәп яны бакчасы аның карамагында булган. Аның җитәкчелегендә бакча даими рәвештә яңа уку елына әзерлек нәтиҗәләре буенча призлы урыннар яулады. Димәк, бакчачыларның хезмәтен ул яхшы белә, дигән сүз.

СССР чорындагыча ташкабактан икра

Ташкабак - 1,5 кг, суган - 500 грамм, кишер - 500 грамм, үсемлек мае - 100 гр. томат пастасы - 3 аш кашыгы (а. к.), тоз - 1 а. к., шикәр - 2 а. к., серкә -2 а. к.

Ташкабакны үзебезгә ничек җайлы, шулай кисәбез, кәстрүлгә салабыз һәм яртысына кадәр су тутырып, утка куябыз. Кәстрүлне капкач белән каплыйбыз да, йомшарганчы пешерәбез.

Шул ук вакытта вак итеп туралган суганнны һәм угычтан чыгарылган кишерне яхшы итеп майда кыздырабыз.

Кыздырылган яшелчәләрне ташкабак пешкән кәстрүлгә салабыз. Шунда ук томат пастасы, шикәр, тоз өстибез. Кәстрүлдәге масса кайный башлагачтан соң 10 минут үтүгә серкә салабыз, 2 минут көтәбез һәм газны сүндерәбез. Пешкән яшелчәләрне блендер белән ваклыйбыз. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз. Суынганчыга кадәр берәр тукыма белән каплап куябыз. Салкынча урында саклыйбыз.

Мин ташкабакларны кышка әзерләү өчен киләсе ялларны көтәм.

Узган ял көннәрендә исә мин кыяр әзерләү белән шөгыльләндем. Рецепты гади.

 Литр ярым суга бер кашык тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 50 гр. 9%лы серкә, түгәрәк борыч, укроп салам. Бу - рассол.

Стерильләштерелгән банкаларның төбенә карлыган, чия, керән яфракларын куям, кыярларны урнаштырам, сарымсак салам. Банкага бер тапкыр кайнап торган су агызам һәм суынгач, суны түгәм. Банкаларга әзерләп куелган кайнар рассолны салам, капкачларын ябам. Банкаларны суынганчыга кадәр төреп куям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев