Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Баклажанны ничек дөрес итеп чәчәргә һәм үстерергә?

    Рассадага баклажан чәчү вакыты җитте.

    Ай календаре буенча февраль аенда баклажан утырту өчен уңай көннәр: 18, 19, 22, 23,24.

    Рассада чәчү өчен җир җиңел, һава, су үткәрүчән булырга тиеш. Бер өлеш черемә белән ике өлеш торфтан торган катнашма кулланырга мөмкин. Өстәмә ашлама буларак бер чиләк җиргә бер стакан исәбеннән көл кушарга кирәк. Баклажан үсентесе күчереп утыртуны авыр кичерә, шуның өчен аны аерым савытларга чәчәргә киңәш ителә. Бер тартмага гына чәчкән очракта орлыклар арасы ике-өч см калырга тиеш.

    Орлыклар тизрәк тишелеп чыксын өчен, чәчәр алдыннан өч-биш минутка 45-50 градуслы җылы суда тотып алырга мөмкин. Марляга төрелгән орлыкларны 20 минутка марганцовка эремәсендә тотарга кирәк. Орлыкларны шунда ук җиргә чәчәргә яки шыттырырга куярга мөмкин. Аның өчен аларны юеш марля яки салфетка җәелгән тәлинкәгә урнаштырырга, өсләрен дә юеш тукыма белән каплап, җылы урынга куеп торырга кирәк.

    Орлыкларны җиргә 1-2 см тирәнлеккә чәчәргә кирәк. Чәчелгән орлыклар савытын пленка белән капларга һәм 26-28 градус җылы булган урынга куеп торырга. Орлыклар тишелеп чыкканнан соң һава температурасы 16-18 градус булырга тиеш, ә берничә көннән соң 20-24 градус җылы кирәк аларга. Үсентеләрнең төбенә генә иртән яки кич җылы су сибәргә кушыла. Үсентеләр бик якты урынны ярата.

    Орлыклар тиз тишелеп чыксын өчен кайнар суга чәчү ысулын кулланырга була. Пластик контейнерга 3-4 см биеклектә туфрак салырга. Аның өстенә орлыкларны сибәргә. Әле генә кайнап чыккан суны берничә минут тотарга һәм орлыклар өстенә коярга. Җир дымланырга тиеш, тик орлыклар йөзеп йөрмәсен. Савытның капкачын ябарга һәм җылы, якты урынга урнаштырырга. Өч-дүрт көннән орлыклар тишелә.

    Ике-дүрт яфраклы үсемлекләрне өстәмә тукландырырга мөмкин. Ачык һавага яки теплицага чыгарыла торган үсенте 20-25 см биеклектә һәм 7-8 яфраклы булырга тиеш. 60-75 көнлек үсентеләрне чыгарып утыртырга ярый.

    Ачык һавага чыгарганнан соң 7-10 көн дәвамында үсемлек яңа шартларга күнегәчәк, аның үсми генә утыруы гаҗәпкә калдырмасын. Артык күп су сипкән очракта аның сабагы каралып китәргә мөмкин. Азот җитмәгән очракта, яфраклары саргая. Чыгарып утыртканнан соң өч атна узгач, беренче тапкыр тукландырырга кирәк. Аның өчен универсаль ашлама кулланырга ярый. Баклажаннар барлыкка килә башлагач, азот-фосфорлы ашлама кертү файдалы була. Яфракларын күбәеп, баклажаннарны кояштан томалый башласа, ул яфракларны өзәргә кирәк.

    Баклажаннарны өлгереп җитмәгән килеш җыярга кирәк. Бик нык үсеп китсә, ул тәмен югалта.

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: