Консервлаган вакытта киткән типик ялгышлар
Уңган хуҗабикәләр бүген кыяр, помидор маринадлау, кышка салатлар ябу белән мәшгуль. Бакчада уңыш өлгереп тора, аларны вакытында тизрәк эшкәртергә дә кирәк шул.
Уңган хуҗабикәләр бүген кыяр, помидор маринадлау, кышка салатлар ябу белән мәшгуль. Бакчада уңыш өлгереп тора, аларны вакытында тизрәк эшкәртергә дә кирәк шул. Әмма кайвакыт кыярның маринады болганчык була, кайбер банканың капкачы ата, кайнатма әчеп чыгарга мөмкин. Болар барысы да консервлаган вакытта киткән ялгышлар аркасында. Ә иң еш ясала торган хаталар менә болар:
Яшелчәләрне дөрес сайламау. Изелгән, бәрелгән, бозыла башлаган, йомшарган җиләк-җимеш, яшелчәләрне читкә алып куегыз.
Вак тоз куллану. Кышка банкалар япканда эре тоз кулланыгыз. Аның кабына «Помол № 1» дип язылган була. Рецептлар, гадәттә, бу тозга исәпләнгән. Йодлы тоз да банка эчендәге салатларның тәмен үзгәртергә, яшелчәләрне каралтырга мөмкин.
Фильтрланган чиста су кулланыгыз. Чишмә, кое суы булса тагын да яхшы.
Консервлаганда ингредиентларны чама белән генә салу. Тоз, шикәр комы, аш серкәсе рецептта күрсәтелгәнчә булырга тиеш.
Эре яшелчәләрне кабыгы белән япканда, тозлык кирәгенчә үтеп кермәскә мөмкин. Шуңа да эре кыяр, ташкабакларны теш чистарткыч белән тишеп алыгыз. Компотка сала торган алма, грушаларның да кабыкларын тишкәләгез.
Яшелчәләрне яхшылап юарга, ә банкаларны стерильләштерергә кирәк. Бактерияләр эләксә, ясаган салатлар. Кайнатмаларыгыз тиз бозылачак.
Артык зур банкалар кулланмагыз. Кайнатма, кетчуп, аджиканы балалар өчен сатыла торган ризыклардан бушаган банкаларга тутырсагыз, алар тиз ашалып бетә, суыткычта озак ятып бозылмый да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев