Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикәләр колагына

Октябрьгә рәхим итегез

Табигатьнең көзге бүләкләрен кышкылыкка әзерләү.

Менә сентябрь ае да тәмамланды. Ә «әбиләр чуагы» каядыр югалды. Шулай да без, бакчачылар, сентябрьдәге матур көннәрдән файдаланып, тиз арада бакча уңышын җыеп бетердек. Ни өчен тиз, чөнки җирне сөрү һәм мәҗбүри агротехник эшләр башкару өчен вакыт аз калып бара (бигрәк тә бәрәңге җыеп алынган участокларда). Бакчада эшләнәсе эшләр октябрьдә дә байтак. Ләкин әлеге ай безгә «әбиләр чуагы» дип аталган коры, җылы көннәр бүләк итәр, дип өметләнәбез.
Кышкылыкка борщ өчен эчлек әзерләү
Бүген без Волчья Бистәсендә яшәүче Любовь Минаевадан кышкылыкка банкларда кәбестәле борщ әзерләүнең классик рецепты белән уртаклашуын сорадык. 
Банкаларда борщ эчлеген әзерләү өчен безгә  түбәндәгеләр кирәк: кәбестә - 2 кг, помидор - 2 кг,  чөгендер - 3 кг,  суган - 1 кг, кишер - 1 кг, татлы борыч - 500 гр, үсемлек мае - 500 мл, тоз - 4 аш к., шикәр комы - 3 аш к., түгәрәк борыч - 30 данә, сарымсак - 150 г, 9%лы аш серкәсе  - 4 аш кашыгы.
Чөгендерне кабыгыннан чистартабыз, юабыз һәм терка аша чыгарабыз. Кәбестәне вак итеп турыйбыз, юган, кабыгыннан чистартылган кишерне дә терка аша чыгарабыз. 
Суган һәм помидорны шакмаклап турыйбыз. Помидорның кабыгын алдан ук алырга мөмкин.
Татлы борычны орлыклардан чистартып, зур кисәкләргә кисәбез. Суган янына чөгендер, аннары кишер, татлы борыч һәм помидор салабыз.
Барлык яшелчәләрне бутыйбыз да 10 минут пешерәбез. Аннары тоз һәм тәмләткечләр салабыз.
Яшелчәләр күләме пешә торып бераз кимегәч, анда туралган кәбестә өстибез һәм көнбагыш мае салабыз. Барысын да яхшылап бутыйбыз да уртача утка куеп, бер сәгать дәвамында пешерәбез. Яшелчәләр массасы көймәсен өчен, аны вакыт-вакыт бутап торабыз.
Әлеге закусканың әзер булуына 5 минут калганда кәстрүлгә серкә салып җибәрәбез, шул ук вакытта вакланган сарымсак та өстибез.
Әзер массаны стерилильләшкән банкаларга тутырабыз, капкачлар белән каплыйбыз. Бүлмә температурасына кадәр суытабыз да салкын урынга алып куябыз.
Банкаларга тутырылган гөмбәле солянка
«Әлеге «солянка»ны без пирожкига эчлек буларак кулланабыз, ә ул шул килеш ашасаң да тәмле»,- ди Яңа Чишмәдән Наталья Лобанова. 
3 кг кәбестә, 500 г кишер, 500 г суган, 1,5 кг гөмбә, 0,25 стакан серкә, 250 г көнбагыш мае, 1 аш к. тоз, 0,5 аш к. шикәр, 250 г томат соусы, лавр яфрагы һәм түгәрәк борыч кирәк.
Быел гөмбәләрдән бездә шампиньоннар гына, ләкин алар кәбестәле пирожкилар әзерләгәндә бик тәмле.
Барысын да яхшылап юабыз һәм чистартабыз. 
Гөмбәләрне зур итеп кисәбез һәм 15 минут пешерәбез, аннары дуршлагка салып суын саркытабыз.
Кәбестәне турыйбыз, кишерне зур тишекле терка аша чыгарабыз, суганны шакмаклап турыйбыз. 
Боларның барысын да кәстрүлгә салабыз һәм бутый - бутый пешерәбез.
Бер сәгатьтән соң тоз, шикәр комы, томат соусы, үсемлек мае һәм серкә өстибез.
Массаны тагын бер сәгать дәвамында пешерәбез. Вакыт-вакыт бутап алырга онытмагыз.
Солянка 4  бер литрлы стерильләшкән банкага сыеп бетәчәк. Капкачларын ябабыз, банкаларны әйләндерәбез, суынганчыга кадәр тотабыз. Аннан соң базга яки идән астына куеп саклыйбыз. 
Проволочникка каршы - горчица ярдәм итәчәк 
Киләсе елга яшелчә культураларыннан мул уңыш алу өчен туфракны савыктыру тәҗрибәсе белән уртаклашу турындагы үтенечебезгә Яңа Чишмәдә яшәүче Әнвәр Әмиров җавап бирде. 
  «10 ел элек безнең бәрәңге участогында проволочник пәйда булды. Шул исәптән бәрәңгедән ризык әзерләү тормыш иптәшемнең байтак вакытын алды. Уңышның яртысыннан артыгы юкка чыга иде. Ә җиде ел элек кызыбыз безгә бәрәңге участогы янына горчица чәчәргә киңәш итте. Без аны көзен уңыш җыйганнан соң һәм җирне сөргәннән соң чәчәбез. Чәчкәннән соң, һичшиксез, орлыкларны туфрак белән каплап калдырырга кирәк. Мин моны тырма белән түгел, ә мотоблоктагы культиватор белән эшлим.  Дөресен генә әйткәндә, моны эшләгәннән соң беренче елны проволочник күпкә кимеде, әмма бар иде әле. Ә менә горчица чәчкәннән соң ике ел үткәч, ул бөтенләй юкка чыкты.
Карагыз әле, без хәзер нинди матур бәрәңге үстерәбез. Сүз уңаенда, бәрәңгедә авыру юк, ул шоп-шома.
Быел көз горчица чәчәргә өлгермәгәннәр - борчылмагыз. Моны яз көне эшләгез - бәрәңге утыртыр алдыннан өч атна алдан. Бу вакыт эчендә горчица үсеп чыга алачак», - дип киңәш итә пенсионер Әнвәр Әмиров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев