Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикәләр колагына

Шау чәчәк атып та, кыяр ни өчен мул уңыш бирми?

Чәчәктә утырган кыярга сокланып, аңардан мул уңыш алырга хыялланып, ә аларның буш чәчәк булып чыгуы күп бакчачыларның кәефен кыра. Моның сәбәбе нидә?

Орлыкның сыйфатында. Кыярның ике-дүрт ел элеккеге орлыкларын чәчәргә кирәк икән. Узган елда җыеп куйган орлыкны кулланмау хәерле. Алардан “хатын-кыз чәчәкләр” бик сирәк үсеп чыга ди. Орлыкларны салкынча урында саклау да буш чәчәк барлыкка килү процентын арттыра.

Нинди урында утыртылган булуында. Кыяр орлыгын ел да бер урынга чәчсәң, туфракта патогеннар (вирус, бактерия, гөмбәчекләр) туплана. Үсентеләр арасы 20 см булырга тиеш.

Кыярны алдагы елда иртә өлгерә торган кәбестә, тамыразыклар, фасоль, борчак, суган, помидор, бәрәңге, болгар борычы үскән җиргә утыртыгыз.

Орлыкның араларын бик тыгыз калдырып чәчү. Куе булып үсеп утыргач, араларыннан җил йөрми, кояш һәм туклыклы матдәләр җитми. Шул сәбәпле соңга калып чәчәк аталар һәм бик зәгыйфь булып үсәләр.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев