Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Гөлирә Наумова: «Тәрбияләнүченең уңышын күрү - үзе бәхет»

Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе директоры Ирина Слимова үзенең хезмәттәшләрендә һөнәри мәгълүматларны гына түгел, ә иң беренче чиратта аның шәхси сыйфатларын да бәяли, чөнки алар укучы өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Бүген ул 41 еллык стажы булган педагог Гөлирә Гомәр кызы Наумова турында сөйли.


- Гөлирә Наумова 1987 елда Ташкент дәүләт мәдәният институтын тәмамлый, 17 ел элек Яңа Чишмәгә килә һәм балалар сәнгать мәктәбендә гитара классы буенча укытучы булып эшли. Аның укучылары Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреатлары булалар, ә чыгарылыш сыйныф укучылары –музыка колледжлары һәм мәдәният институты студентлары.
 - Элек балаларны музыка мәктәбенә бирәләр иде, чөнки бу «дәрәҗәле»иде. Ә хәзер ничек?
- Хәзер дә күпләр балаларны дәрәҗә өчен китерә. Тик элек укытуга мөнәсәбәт башкача иде. Музыка укытучысы һөнәре тагын да дәрәҗәлерәк, педагогларга һәм мәдәнияткә мөнәсәбәт тә башка иде. Әмма, икенче яктан, хәзер күп кенә ата-аналар баланың урам йогынтысына эләкмәве өчен борчыла. Элек, безнең балачакта, ишегаллары балалар белән тулган һәм бу нормаль күренеш иде. Хәзер аларны урамга чыгару куркыныч. Шуңа күрә еш кына музыка белән шөгыльләнү-яшүсмергә ни белән булса да шөгыльләнү өчен элементар ысул. Сүз уңаенда баланың сәләте булган очраклар да була, тик ата - аналар аның музыка белән профессиональ шөгыльләнүен теләми - тормышта аңа мондый һөнәр белән гаиләне (бигрәк тә малайларга килгәндә) тотуы кыен булыр дип куркалар. Әмма музыка укытучыларының моның белән генә эшләре кимемәде. Минем бурыч-педагог буларак баланың талантын үстерү генә түгел, балаларны мөмкин кадәр күбрәк мәдәнияткә җәлеп итү.
 - Педагог эше турында аның укучыларына карап бәялиләр. Хәзер сәләтле балалар күпме? 
- Алар берничә генә! Һәр кайсы белән озак эшләргә кирәк, бигрәк тә бала талантлы икән, аны ачарга кирәк. Еш кына яшь музыкантка сәләт бирелгән, интеллект бирелгән, әмма уңышка ирешү өчен бу гына аз. Бармакларның хезмәт сөючәнлеген, йөгерешен үстерергә кирәк - аннан башка булмый.
Сүз уңаенда, талант үзе дә берьюлы күренми - бары тик билгеле бер билгеләр генә, алар кайбер сәләтлелек турында сөйли. Ә ул сәхнәдә генә күренә. Әмма аларны сәхнәгә җиткерү, ачу-бу бик зур хезмәт. Кайчагында сыйныфта бала әсәрне теләсә нинди катлаулылыкта уйный ала, ә сәхнәгә чыккач монда хакыйкать мизгеле җитә. Талантлы балалар сәхнәдә бриллиант буларак, илһам барлыкка килә, иҗат итә башлый, дәртләнеп, рухланып китә. Андый балалар бик аз. Барысы да алай ук җиңел түгел - хәтта талантлы балалар да беренче урыннарны берьюлы яулый алмый.  Талантлы һәм артистларча булу бик сирәк кешегә бирелгән. Әйе, кайчагында музыкант әсәрне үзләштерә, барысын да аңлый, тик моны халыкка җиткерү, кешеләргә ошату һәм хис-тойгыларын белдерү сәләте һәркемгә дә бирелмәгән. Һәм мин укучыларның һәр уңышына сөенәм. Аларның күзләрендә шатлык күрү минем өчен бик мөһим. Сәнгатьтә мөстәкыйль адымнар ясаучы балалар дөньяга уңай карый һәм үз хыялларына кыю рәвештә бара дип ышанам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев