22 март 2019 яңалыклары
-
Безнең педагог конкурс финалында чыгыш ясаячак
Өстәмә белем бирү хезмәткәрләре һәм тәрбиячеләрнең һөнәри осталык республика конкурсының зона этабы Чирмешәндә булып үтте.
-
Профессиональ керемгә салым уңай
2019 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләр өчен яңа салым режимы эшли башлады. Татарстан яңалыкны сынау бара торган илнең дүрт пилот регионының берсе булды.
-
Гөлирә Наумова: «Тәрбияләнүченең уңышын күрү - үзе бәхет»
Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе директоры Ирина Слимова үзенең хезмәттәшләрендә һөнәри мәгълүматларны гына түгел, ә иң беренче чиратта аның шәхси сыйфатларын да бәяли, чөнки алар укучы өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Бүген ул 41 еллык стажы булган педагог Гөлирә Гомәр кызы Наумова турында сөйли.
-
Бар кешегә дә эш җитәрлек
Савым, сыерларны ашату, терлек азыгы әзерләү һәм китерү, биналарны җыештыру, шулай ук фермаларда башка авыл хуҗалыгы эшләре иртә таңнан башлана. «Зубов В. С.» крестьян-фермер хуҗалыгында 200 баш савым сыеры, 55 баш сыер сөт ташлаткан, ә тәүлегенә 145 сыердан 1 тонна 400 кг яхшы сыйфатлы сөт савыла.
-
Ашлама запасы тулыландырыла
Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында минераль ашламалар сатып алу буенча эш активлашты.“Скоков Н.А.” КФХ (130 тонна), “Игенче” ҖЧҖ (150 тонна) һәм «Козлов В.А.» КФХ (62 тонна) ашлама запасын үз акчалары хисабына тулыландырганнар.
-
Республика программалары гамәлдә
Безнең районда агымдагы елда да җәмәгать киңлекләренә, терлекчелек биналары, юллар, торак, социаль объектларга һ.б. капремонт, төзелеш буенча 20 дән артык республика программасы эшләячәк. Әлеге максатларга капитал салу күләме 100 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк.