Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Талант иясе

    Редакциядән: Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Китап сөючеләр өчен тагын бер яңалык. Газетабыз битләренә үзенең эчтәлекле, тирән фикерле язмалары һәм шигырьләре белән килеп кереп, тиз арада укучыларыбыз күңелен яулап алган Яңа Чишмәдә яшәп иҗат итүче Лилия Фәттахованың "Танырсыңмы?.." дип аталган ун бүлектән торган китабы (200 данә) дөнья күрде. Анда Лилиянең төрле елларда...

    Редакциядән: Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Китап сөючеләр өчен тагын бер яңалык. Газетабыз битләренә үзенең эчтәлекле, тирән фикерле язмалары һәм шигырьләре белән килеп кереп, тиз арада укучыларыбыз күңелен яулап алган Яңа Чишмәдә яшәп иҗат итүче Лилия Фәттахованың "Танырсыңмы?.." дип аталган ун бүлектән торган китабы (200 данә) дөнья күрде. Анда Лилиянең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, көндәлекләре, укучылар өчен кичә үрнәкләре һ.б. урын алган.
    Шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты Рәниф Шәрипов кереш сүзендә болай ди: "...Хәзер күпләр социаль челтәрләрдә аралаша. Шунда мин үзенчәлекле, кабатланмас, примитив шаблоннардан читтәрәк йөргән Лилия Фәттаховага игътибар иткән идем. Таланты да юк түгел. Бераз аралаша да башладык. Лилия бик тыйнак булып чыкты. Шигырьләрен ул куркып кына, оялып кына күрсәтә, тагын да куркыбрак "ничек? ярарлыкмы?" дип сорау бирә. Кайбер шигырьләре белән ул билгеле бер профессиональ шагыйрьләрне дә уздырган дип саныйм. Яз, Лилия, яз! Талантың бар, димәк, язарга хакың бар!..".
    Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт ага Газыймов та Лилия турында бары уңай фикердә:
    "Лилиянең шигырьләре "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы битләрендә 2004 елда күренде - 21 шигыре басылды. Бу күренеш шигърияттә яңа сулыш иде. "Үзем өчен генә язам, аларның кешегә күрсәтерлеге юк бит", - дисә дә, шигырьләре эчтәлеге ягыннан да, язу формасы белән дә, мәгънәсе ягыннан да башка шигырьләрдән аерылып торган, үзгә иҗат үрнәге иде. Үтә дә тыйнак, үз-үзенә кырыс таләпчән, төпле фикерләр бирергә тырышкан Лилия Рәфхәт кызының яңа шигырьләре 2005 елда да (9 шигыре), алдагы елларда да 2011 елга кадәр "Яңа Чишмә хәбәрләре"ндә басыла килделәр. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулу уңаеннан "Илһам чишмәләре" ("Родники вдохновения") исемендә "Рухият" нәшриятында 2013 елда чыгарылган һәм 200 дән артык профессиональ һәм һәвәскәр язучыларның иҗатларыннан кайбер үрнәкләр тупланган җыентыкта да Лилия Фәттахованың шигырьләре урын алды. Күпме генә кыстасам да, иҗатын барлап, китап рәвешендә халык, укучы хөкеменә чыгарырга ашыкмады. Вакыты җитмәгән булгандыр.
    Ниһаять, Аллага тапшырып, эшкә тотындык. Лилия үзе үк компьютерда җыйды, тәртипкә салып, бүлекләргә аерды, кат-кат тикшереп, корректоры да, редакторы да булды. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе кулыбызда. "Танырсыңмы?.." дип исемләнгән әлеге китабы укучылар тарафыннан җылы кабул ителәчәгенә һич кенә дә шикләнмим. Чөнки Лилиянең иҗаты гаделлеккә, тыйнаклыкка, юрганыңа карап аяк сузарга, үз фикереңне әйтә һәм яклый белергә, актан караны, ясалмалыктан ихласлылыкны аера белергә, һәрвакытта да Кеше булып калырга өнди." Лилия, бу әле башы гына булсын, алда да иҗат чишмәң саекмасын, иҗат җимешләрең тупланган китапларың бер-бер артлы дөнья күрсен. Уңышлар сиңа!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: