Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмә Картлар йортында чуаш фольклоры кичәсе булып узган

«Өлкәннәр өчен театр» проектында катнашучылар чуаш фольклорына багышланган әдәби тамаша әзерләгәннәр.

Ә моңа кадәр арт-терапия дәресләрендә социаль эш буенча белгеч һәм тәрбияче белән берлектә социаль хезмәт алучылар милли чуаш бизәкләре белән танышканнар һәм халык орнаментының һәр төсе һәм детале турында белгәннәр.

«Моннан тыш, без Чуашстан турында, халыкның көнкүреше һәм мәдәнияте, республика тарихы турында презентация күрсәттек, - дип сөйләде ДИПИ белгече Гүзәл Мостафина. - Интернат-йорттагы чуаш милләтеннән булган хезмәткәрләр әлеге чараны хупладылар һәм «Өлкәннәр өчен театр» проектында катнашучылар белән бергә җырлар җырладылар, чуаш телендә шигырьләр сөйләделәр һәм биеделәр. Болар барысы да һәр халыкның теле үз функциональлеген югалтмасын, үз гореф-гадәтләре белән горурлансыннар өчен эшләнә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев