16 апрель 2021 яңалыклары
-
16 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 964 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 32 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 30зы чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 14 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 18 кеше өйдә дәвалана.
-
Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә Җирле үзидарә көне алдыннан бәйрәм чарасы булып узган (Фоторепортаж)
Анда юбилейларын билгеләп үтүче гаилә парларын хөрмәтләгәннәр, өченче балалары туган әниләргә 100шәр мең сум акча һәм яшь яңачишмәлеләргә РФ гражданнары паспортларын тапшырганнар.
-
Яңа Чишмә районының барлык хуҗалыклары язгы-кыр эшләренә керешкәннәр
Райондагы авыл хуҗалыгы оешмаларының барысы да диярлек язгы-кыр эшләренә керешкәннәр.
-
Яңа Чишмәдә алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булып узган
«Бердәм Россия» сәяси партиясе сентябрь аенда узачак сайлауларга РФ Дәүләт Думасына әлеге партиядән депутатлыкка кандидатлар һәм аларның халык белән очрашуларын оештыруны билгели башлады.
-
Яңа Чишмә Картлар йортында чуаш фольклоры кичәсе булып узган
«Өлкәннәр өчен театр» проектында катнашучылар чуаш фольклорына багышланган әдәби тамаша әзерләгәннәр.