Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Игътибар: геморрагик бизгәк

    Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (БСГБ) - тән температурасы күтәрелүгә, бөерләрнең, кан тамырларының һәм кайбер башка органнарның зарарлануына китерүче организмның гомум агулануы белән билгеләнүче бик авыр уза торган йогышлы чир.

    2021 елда Татарстан Республикасында геморрагик бизгәк белән авыруның 228 очрагы теркәлгән. БСГБ белән авыручылар саны республиканың 32 муниципаль берәмлегендә теркәлгән. 2021 елда һәм 2022 елның агымдагы чорында Яңа Чишмә районында тычкан бизгәге белән авыручылар теркәлмәгән.

    Татарстан Республикасы территориясе, шул исәптән Яңа Чишмә районы да БСГБ буенча потенциаль эпидемия куркынычы югары булган территорияләргә керә.

    Инфекциянең чыганагы булып вак кимерүчеләр (төрле төр кыр тычканнары, соры һәм кара күселәр һәм аларның бүлендекләре) тора. Кешеләр тарафыннан чир йоктыру елның теләсә кайсы вакытында да булырга мөмкин, әмма җәен һәм көзен мондый очраклар аеруча еш теркәлә.

    Кешеләр әлеге инфекцияне төрле юллар белән йоктырырга мөмкиннәр. Вирус кимерүчеләрнең селәгәе, экскрементлары белән аерылып чыга. Кышын, вирусның тышкы мохиткә карата тотрыклылыгы шактый арткан вакытта, инфекция күчүнең төп юлы - һава-тузан аша. Бигрәк тә мондый зарарлану очраклары ябык биналарда, печән һәм салам ташыганда, урман кискәндә, чүп-чар, коры яфрак, иске ботакларны җыештырганда, иске биналарны сүткәндә була.

    Елның җылы вакытында чир йоктыруның төп юллары - инфекцияле азык-төлек продуктлары, пычрак су, сирәк очракларда зарарлану хайваннар тешләгәндә дә була.

    Яшерен чор (зарарланудан башлап авыру билгеләре беленгәнгә кадәр) 10-35 көн, ешрак 2-3 атна дәвам итә. Авыруның башлангыч билгеләре - температура күтәрелү, баш авырту, мускулларда авырту, көчсезлек барлыкка килү, көчле сусау, кайчагында тамак авырту, күңел болгану, косу, эч китү, тәндә вак бетчәләр чыгу. Берничә көннән соң моңа бил һәм эч авыртуы кушыла, тышка чыгуда үзгәрешләр барлыкка килә - сидек күләме кими. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәннән соң кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки чирнең башлангыч мәлендә тычкан бизгәге белән авыручы кеше катгый урын-җир режимына һәм даими медицина күзәтүенә мохтаҗ.

    Чирле кеше тирә-юньдәгеләр өчен зарарлану куркынычы тудырмый. Авыруны уздырган кешеләрдә яңа зарарлануга каршы иммунитет барлыкка килә.

    Чир йоктыруны профилактикалау максатларында:

    -зур күләмдә тузан чыгу ихтималы булган эшләр (иске корылмаларны сүтү, печән, салам, үләннәр төяү, такталар, бүрәнәләр ташу, чүп-чар җыю, биналарны җыештыру һ. б.) вакытында бияләйләр, респиратор яки мамык-марлядан ясалган маскаларны кулланырга кирәк;

    - биналарны җыештыру бары тик дымлы ысул белән генә башкарылырга тиеш.

    Шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим:

    - азык-төлекләрне кимерүчеләрдән еракта, металл, тыгыз ябыла торган савытта сакларга кирәк. Кимерүчеләрдән зыян күргән азык-төлек продуктларын термик эшкәртүдән башка файдалану катгый тыела;

    - ачык сулыклардан алып су эчмәгез;

    -бер генә очракта да бияләйсез яки резин перчаткасыз тере яки үлгән кимерүчеләргә кагылмагыз.

    Язын һәм көзен түбәндәгеләрне үтәү зарур:

    Торак бинаны кимерүчеләр керүдән сакларга, кимерүчеләрне даими рәвештә юк итегез. Дератизация (юк итү) эшләрен үткәрү өчен кимерүчеләрне профессиональ рәвештә бетерү белән шөгыльләнүче махсус оешмаларга мөрәҗәгать итү сорала.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: