Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Рәхәтләнеп ял иттеләр

Үткән шимбә көнне район медиклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Сабантуй мәйданында алар бер еллык эшкә йомгак ясадылар, җырладылар, биеделәр, төрле конкурсларда һәм спорт уеннарында катнаштылар.

Мәйданга өстәлләр көйләп, кояштан саклану өчен өстен ябулы ясаганнар. Бирегә, бәйрәм нигъмәтләре тулы өстәлләр янына 200 ләп медицина хезмәткәре җыелган иде.
Тантананы РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов ачып җибәрде. Ул районның медицина хезмәткәрләре коллективы һөнәри бәйрәмне әйбәт күрсәткечләр белән каршылый - агымдагы елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча безнең РҮХ республика больницалары арасында өченче урынны били. Ел саен РҮХ-нең матди-техник базасы ныгый - яңа медицина җиһазлары кайтты, ул пациентларга хезмәт итә, барлык программалар уңышлы тормышка ашырыла - өч ел эчендә 3 яңа ФАП торгызылды, дистәләгән ФАПка капиталь ремонт үткәрелде, медикларның хезмәт хаклары артты, дип билгеләп үтте.
- Кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителә - быел яшь табиблар - акушер-гинеколог белән терапевт эшли башлады, - диде ул. Ришат Билалов барлык медицина хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларны бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек теләде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов та үз чыгышында җылы котлаулар һәм теләкләр җиткерде.
- Без һәрчак медиклар проблемасын хәл итәргә тырышабыз. Соңгы елларда ФАПлар төзүгә, булганнарына капиталь ремонт үткәрүгә нык игътибар бирелә. Алда аталган күрсәткечләр артында сезнең авыр хезмәтегез ята һәм һәммәгездән халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм гомер озынлыгын озайту өчен нәтиҗәле эшләвегез сорала. Барлык медицина учреждениеләре тирәсенең төзек һәм каралган булуы да сөендерә, - диде ул.
Район җитәкчелеге инде өч ел рәттән иң әйбәт медицина хезмәткәрләрен 10ар мең сумлык грантлар белән бүләкли. Быел да район башлыгы көчле алкышлар астында 10 медикка шушы сертификатларны тапшырды. Шушы грантка гомумпрактика табибәсе Рамилә Рамазанова, "Ашыгыч ярдәм" фельдшеры Нина Хәбибуллина, Акъяр ФАП мөдире Фәния Шәмсетдинова, табиб-стоматолог Гөлназ Вәлиуллина, рентгенлаборант Наталья Пономарева, шәфкать туташы Наталья Бушенева, акушерка Миләүшә Нургатина, табиб-эпидемиолог Әлфия Юсупова, шәфкать туташы Татьяна Кокина һәм Зирекле участок больницасы шәфкать туташы Фәния Хәбибуллина лаек булдылар (аларга тагын Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары да тапшырылды).
Ә менә табиб-хирург Илгиз Фазлыев берьюлы ике бүләккә лаек булды - аңа Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды һәм ул "Татарстан Республикасының атказанган табибы" исеменә лаек булган.
Медицина хезмәткәрләренең һәм техперсоналның зур төркеменә баш табиб Ришат Билалов тарафыннан рәхмәт белдерелде һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Ел саен РҮХ ветераннарын да игътибардан читтә калдырмыйлар - алар да бәйрәмгә чакырылган иде, Ришат Билалов РҮХ профкомы рәисе Любовь Маланчева белән берлектә аларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ветераннар шулай ук безнең РҮХдә үзләренең сәламәтлекләрен бушлай ныгыту өчен таныклыклар да алдылар.
Теш технигы, сугышчы-әфганчы Әхәт Җамалетдиновка - Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, ә поликлиника мөдире Рәфис Вафинга сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз рескомы Мактау грамотасы тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, газетаның баш мөхәррире Азат Мусин һәм медиклар үзләре дә җылы котлау сүзләре ирештерделәр.
Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар, "Сувенир" ВИА коллективы бәйрәм программасын үзләренең матур җырлары белән тулыландырдылар.
Башка фоторәсемнәрне безнең novoshishminsk. ru сайтыннан карый аласыз.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X