25 июнь 2014 яңалыклары
-
Үтерүче 9 ел ярымга хөкем ителгән
Яңа Чишмә район судының хөкем карары белән 54 яшьлек Чистай шәһәре кешесе Сергей Сидоров Россия Уголовный кодексының 105 маддәсе 1 өлеше буенча кылган җинаяте (кеше үтергәне) өчен гаепле дип табылган.
-
Су урлау кыйммәткә төшәчәк
"Яңа Чишмә ТКХ КПП" ҖЧҖ хезмәткәрләре авыл җирлекләре башкарма комитетлары вәкилләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә суүткәргеч челтәрләренә санкцияләнмәгән (законсыз) тоташтыруларны ачыклау буенча рейдлар үткәрәләр.
-
“Яшьләр наркотикларга каршы“
21 июньдә Красный Октябрь авылында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе "Яшьләр наркотикларга каршы" дип аталган акция үткәрде. Анда югары сыйныф укучылары катнашты. Узып баручыларга наркоманиянең зыяны турында сөйләделәр, белешмәлекләр һәм буклетлар тараттылар.
-
Салым базасын арттырырга кирәк
Авыл җирлекләре башлыклары, башкарма комитет бүлекләре начальниклары, оешма һәм бүлекчә җитәкчеләре катнашында финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә районның агымдагы бик мөһим проблемалары каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
-
Сапер Иван Федотов
Күп еллар фронтта һәлак булган Чуаш Чабаксары кешесе Иван Федотовның сугышчан юлы турында мәгълүматлар билгесез (аз) була.
-
Рәхәтләнеп ял иттеләр
Үткән шимбә көнне район медиклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Сабантуй мәйданында алар бер еллык эшкә йомгак ясадылар, җырладылар, биеделәр, төрле конкурсларда һәм спорт уеннарында катнаштылар.
-
Һәлак булганнарны искә алдылар
22 июньдә район үзәгендә яу кырларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы башлануга 73 ел булуга багышланган митинг булып үтте.
-
Хәерле юл, балалар!
20 июньдә районда РМЙ-да үткән чыгарылыш кичәсендә барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына тантаналы шартларда мәктәп тәмамлау турында аттестатлар тапшырылды.