Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Яңа Чишмә хастаханәсендә диспансерлаштыру туктатылган

Йогышлы вирус таралуны булдырмау максатларында Яңа Чишмә РҮХдә диспансерлаштыру туктатылды.

РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская хәбәр иткәнчә, әлегә балаларны һәм өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру, шулай ук планлы амбулатор ярдәм күрсәтү туктатылган.
Рецептлар участок шәфкать туташлары һәм ФАП фельдшерлары тарафыннан язып бирелә. "Ашыгыч ярдәм" гадәти режимда эшли.
Роспотребнадзор ТБ белгече Гөлфирә Мостафина мәгълүматлары буенча, районның өч торак пунктында 6 кеше үз-үзеңне изоляцияләү режимында, алар безнең районга Мәскәүдән кайткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев