Яңа Чишмә районында СВО зонасында һәлак булган сугышчы белән хушлаштылар
4 февральдә Әдәмсә авылында махсус хәрби операция барышында һәлак булган ефрейтор Илһам Ярашевны соңгы юлга озаттылар.
Илһамны соңгы юлга озатырга йөзләгән кеше - район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, туганнары, дуслары, сыйныфташлары, авыл халкы, район учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре килде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов үз исеменнән туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты.
- Бүген бөтен район кайгыгызны уртаклаша, - диде ул. - Бу бик зур югалту. Хәрби операциядә катнашып, Илһам үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде. Барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак. Мин Илһамның туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов республика җитәкчелеге исеменнән Илһамның туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты.
- Бүген без чын герой белән хушлашабыз. Ул махсус операция вакытында батырлык күрсәткән. Туганнарына һәм якыннарына рәхмәт сүзләремне җиткерәм, сез чын ир-егет тәрбияләгәнсез, - дип мөрәҗәгать итте Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Андрей Пичушкин Илһамның әнисенә һәм Илһамга һәлак булганнан соң бирелгән Батырлык орденын тапшырды.
Бер минутлык тынлыктан соң Илһам Ярашевны хәрби оркестр уйнавы белән соңгы юлга озаттылар. Зиратта аның хөрмәтенә автоматлардан өч тапкыр залп яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев