Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Квартал нәтиҗәләре каралды

Авыл җирлекләре башлыклары һәм бухгалтерлары белән булып үткән киңәшмәдә АҖләрдә финанс-хуҗалык эшчәнлекләре буенча март һәм 2019 елның I кварталы нәтиҗәләре каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.


Киңәшмә башланыр алдыннан ул күптән түгел туган көннәрен билгеләп үткән АҖ башлыкларын: Данияр Гайнуллин, Җәүдәт Җәләлетдинов, Фәнил Исмәгыйлов һәм Җәлил Гайфетдиновларны котлап, аларга уңышлар һәм исәнлек-саулык теләде.
Киңәшмәдә район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темниковның I кварталда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турындагы (барлыгы 130, нигездә, төзекләндерү, су агып тору, милек, җир участоклары рәсмиләштерү һәм урам яктырткычлары мәсьәләләре буенча); финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Наталья Завалишинаның бюджет үтәлеше, 2019 елның I кварталында салымнар кереме; Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкованың милекне сату һәм исәптән чыгару, зират җирләрен рәсмиләштерү барышы турында; контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкинның бюджет учреждениеләренең түләүле хезмәтләр буенча планны үтәүләре турындагы (аерым алганда, Балалар иҗат үзәге тарафыннан) информацияләр тыңланды.
Киңәшмәдә шулай ук төзекләндерү буенча ике айлык, авыл җирлекләрендә башкару дисциплинасы, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү һәм Җиңү бәйрәменә хәзерлек барышына кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.
Башка фотоларны безнең сайтта – novoshishminsk.ru - карагыз.

Азат Мусин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев