30 апрель 2019 яңалыклары
-
Быел Татарстанда 53 яшь гаилә торак алганда дәүләт субсидиясеннән файдаланачак
Соңгы елларда республикада 7,8 меңнән артык гаилә дәүләт ярдәме белән торак шартларын яхшырткан.
-
Усад прогимназиясе Хорватиядән WorldSkills Kazan катнашучыларын кабул итәчәк
Очрашуның төп максаты – үзара тәҗрибә уртаклашу, чит ил кунакларын социаль өлкә: спорт, мәгариф һәм мәдәнияттәге казанышлар белән таныштыру.
-
Быел изге Рамазан ае 6 майда башлана, мәчетләрдә тәравих намазлары 5 май киченнән укыла башлый
Шулай итеп, 30 көнлек уразаның беренче көне 6 майга туры килә.
-
Җиңү көнен бәйрәм итү
1 майдан 9 майга чаклы АҖ башкарма комитетлары сугыш ветераннарын, ветераннарның тол калган хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен котлап, азык-төлек җыелмаларыннан торган пакетлар тапшырачак.
-
Николай Чукашов:«Рәхәтләнеп эшлибез»
“Агро-Основа” ҖЧҖнең Әдәмсә бүлекчәсендә язгы кыр эшләре оешкан төстә башланган. Үткән атна азагына монда, нигездә, туңга калдырылган җирләрне тырмалау эшләре төгәлләнгән һәм сабан культуралары чәчү тулы куәткә алып барыла.
-
Бөек Ватан сугышы турында “Тарихи ядкәр”
“Бердәм Россия” БСП нең”Тарихи ядкәр” дип исемләнгән сәяси проекты Россияне мәдәни һәм рухи-әхлакый яктан яңадан торгызу, патриотлык үсеше һәм халыклар бердәмлеге максатыннан тормышка ашырыла.
-
«Өй балалар көлгән тавыштан яңгырап торсын»
Балалар булмаган йорт буш, - дип саный Яңа Иванаево авылыннан Алексей һәм Айсылу Мишагиннар. Алар яши торган авылда мәктәп һәм балалар бакчасы ябылса да, бу аларны куркытмый, тормыш кайнап торсын, киләчәккә ышаныч булсын өчен, өй балалар көлгән тавыштан яңгырап торсын, диләр.
-
Квартал нәтиҗәләре каралды
Авыл җирлекләре башлыклары һәм бухгалтерлары белән булып үткән киңәшмәдә АҖләрдә финанс-хуҗалык эшчәнлекләре буенча март һәм 2019 елның I кварталы нәтиҗәләре каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.