Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Профессиональ керемгә салым уңай

2019 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләр өчен яңа салым режимы эшли башлады. Татарстан яңалыкны сынау бара торган илнең дүрт пилот регионының берсе булды.


Шулай итеп, профессиональ керемгә салымнан (НПД) файдаланырга кем хокуклы – рәсми рәвештә ул нәкъ менә шулай яңгырый. Беренчесе – кеше үзенә үзе эшләргә һәм башка хезмәткәрләрне ялламаска тиеш. Икенчесе-аның кереме бер ел эчендә 2,4 миллион сумнан артмаска тиеш. Ул вакытта үзмәшгуль буларак теркәлергә һәм физик затлардан алынган табышның 4 процентын гына һәм компаниянең 6 процентын  түләргә мөмкин. Сүз уңаеннан, әлеге ставкалар ун ел дәвамында үзгәрмәячәк, бу закон белән беркетелгән. НПД түләү процессын максималь җиңеләйтү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең смартфонга күчереп алырга җиңел булган «минем салым» рәсми мобиль кушымтасы эшләнгән. Анда үзмәшгуль сыйфатында теркәлгәч, клиентлар өчен чеклар булдырырга һәм җибәрергә, салым исәпләүне күзәтергә кирәк. Бернинди декларацияләр тутырырга, контроль-касса техникасын сатып алырга, бухгалтер хезмәтләре өчен түләү кирәкми, әлеге һ.б. мәсьәләләр мобиль кушымта ярдәмендә хәл ителә. Салым түләү ай саен алынган керемнән башкарылачак. Әгәр берәр айда акча эшли алмаган икән, димәк, салым да түләнмәячәк. Моннан тыш, үзмәшгульләргә ун мең сум күләмендә салым акчасы бирелә. Быел исәпкә баскан кешеләргә карата контроль чаралар үткәрелмәячәк, шулай ук штраф санкцияләре дә исәпләнмәячәк. Шуны аңларга кирәк: һөнәри керемгә салым-өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Моңа күчмәгән  гражданнар салым салуның башка системасын исәпкә алып, салымнарны гадәти тәртиптә түләвен дәвам итәчәк.  
 "Хәзер 4-6% вәгъдә итәләр, ә аннары ике тапкыр күбрәк булачак», - дип борчыла үзмәшгульләр.  Әмма законда яңа салым режимына күчкән кешеләр өчен ставка 10 ел дәвамында үзгәрмәячәк, дип күрсәтелгән. Икенче курку: «хәзер теркәләм, ә аннары моны гамәлдән чыгара алмам». Яңа салым режимына җиңел генә күчү түгел, ә җиңел генә гамәлдән дә чыгарырга була. Бу мобиль кушымтадан акча күчерү кебек кенә, бик гади.
"Хәзер барысыннан да картага кергән һәр керемнән салым алачаклар”, - дип уйлый башкалар. Чынлыкта, салым үз эшегезне теркәгән һәм сайланган картага керем буларак керүне раслаган очракта гына исәпләнәчәк. 
Шулай итеп, үз эшчәнлекләрен өйдән чыкмыйча, салым инспекциясенә бармый гына һәм хәтта салымның автоплатежын тоташтырып, кушымтада теркәргә мөмкин. Гади һәм тиз теркәлү сезгә закон кысаларында яраткан эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк, ә кушымтаның өстәмә мөмкинлекләре клиентлар санын арттырырга ярдәм итәчәк.  
Бүгенгесе көндә районның 11 үзмәшгуль гражданы мобиль кушымтада теркәлгән. Район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Нина Иванова хәбәр иткәнчә, 2019 елга план - халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче, ялланган эшче көч кулланмыйча гына тагын 180 үзмәшгульне теркәү (чәч кисү, маникюр, торак тапшыру, тортлар әзерләү һ.б.). 10 елга исәпләнгән дәүләт программасы алга таба билгеле бер төр хезмәтләр күрсәтү буенча ачыкланган нечкәлекләрне исәпкә алып эшләнәчәк. Теркәлүне теләсә кайсы вакытта юкка чыгарырга мөмкин (әгәр үзмәшгульгә ни дә булса ошамаса). Программа шул ягы белән яхшы, мобиль кушымтада үзенең теркәлүен үзмәшгуль үзе генә беләчәк. Теләгән очракта ул үзенең статусын игълан итәргә мөмкин. Программа буенча Яңа Чишмә авылында яшәүче Евгения Янова теркәлү фактын яшерми. Без аңа берничә сорау бирдек.
- Сез кайчан теркәлдегез һәм моны эшләү җиңелме? Яңа салым режимының уңайлыгы нидә?
- Бу программада мин гыйнвар башында теркәлдем. Теркәлү җиңел уза. Ни өчен мин үз эшчәнлегемне нәкъ менә шушы программа аша рәсми рәвештә рәсмиләштерергә булдым? Биредә яңа эш башлаучы эшмәкәр өчен шәхси эшмәкәр белән чагыштырганда бик отышлы шартлар тудырылган. Аерым касса аппараты кирәк түгел, чек тиз арада бирелә һәм керемнән акча түләү дә бик җиңел. Шулай ук дәүләт салымының тагын да түбәнәйтелгән процентын - 3% һәм 5% бүләк итә, әлегә салым күләме 10000 сумнан артмаячак!
Хәзер мин клиентлар белән хезмәт күрсәтүгә килешү төзи алам, шул ук вакытта мин дә, клиент та көтелмәгән хәлләрдән “сакланган”. Мин шулай ук ачык рәвештә реклама бирә алам һәм «законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге турында»тикшерүләрдән курыкмыйм.
Тагын шул ягы яхшы, әгәр дә, мәсәлән, бу айда  заказлар юк икән, ул чакта син салым да түләргә тиеш түгел, ягъни, теркәлгән сумма юк.
 - Сезнең үзмәшгульлек буенча һөнәри эшчәнлегегез-чараларны әйдәп баручы. Сынау проектын гамәлгә ашыру кысаларында шулай ук эшчәнлекнең кайбер тармаклары буенча (өйдә камыр ризыклары пешерү, массаж һ.б.) закон дәрәҗәсендә эшләп бетерү планлаштырыла. Сезнең өлкәдә үзмәшгульләр өчен ниләр тәкъдим итәр идегез?
- Безнең районда үзмәшгульләр күп түгел, әмма алар барысы да «күләгәдә». Мөгаен, үзмәшгульләр өчен грантлар кирәктер. Яки лизинг программалары. Әйтик, мин мондый программа буенча яңа җиһазлар алыр идем, ә кредитка бу бик отышлы түгел.
Күптән түгел Казанда үзмәшгульлек темасы буенча узган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләтнең төп бурычы – үзмәшгульләрне «күләгәдән» чыгару, кешеләр үз бизнесларын үстерсен өчен аларга ярдәм итү. Шуңа күрә Татарстанда моның өчен максималь уңай шартлар тудырылачак. 
Ольга ИВАНОВА 
сораштырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев