Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сапер Иван Федотов

    Күп еллар фронтта һәлак булган Чуаш Чабаксары кешесе Иван Федотовның сугышчан юлы турында мәгълүматлар билгесез (аз) була.

    Без саперлар взводы командиры, лейтенант Иван Артемович Федотовның ничек сугышканлыгы турында яңа мәгълүматлар белә алдык. Район газетасында басылган "Туганнары, җавап бирегез!" дигән язмада бирелгән 39 фамилия арасында ул 26 нчы булып тора.
    Кызыл Армия сафларында ул 1939 елдан, ә фронтта сугыш башлануга ук була. Бүләкләү кәгазьләре аның Түбән Камада яшәүче оныгының туганнан туган кызы Наталья Кожуковага җибәрелә, ул безнең мәкалә буенча җавап та салды. Сапер Иван Федотов - ике "Кызыл Йолдыз" ордены, 1 һәм 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры. Без Иван Федотовның 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденына лаек булган (үлгәннән соң бүләкләнә) соңгы батырлыгы турында сөйлибез.
    ...Нарва елгасын кичүдән башлап безнең гаскәрләр Польшада һөҗүм иткәндә һәм Көнчыгыш Пруссия җирләрендә сугышканда Иван Федотов инженер разведкасын алып баруда осталыгын, сәләтен һәм шәхси батырлыгын күрсәтә. Рутен авылы тирәсендә дошманның инженер корылмаларын һәм киртәләрен ачыклау буенча разведка үткәрә. Аның оста эш һәм җитәкчелек итүе аркасында алар төгәл ачыклана һәм бу шушы районда югалтуларсыз дошманнар оборонасын өзәргә ярдәм итә. Һөҗүм иткән вакытта ул дошманнарның елга аша кичү урыннарын һәм киртәләрен күзәтеп пехотаның сугышчан сафларында була. Ул җитәкләгән саперлар взводы Ожиц елгасында төзек күперне ала. Шул вакытта 20 ләп немец юк ителә, күпер үзе фугаслардан зарарсызландырыла һәм бу безнең пехотага һәм техникага тоткарлыксыз хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Аның җитәкчелегендә хәрәкәт маршрутында меңләгән мина зарарсызландырыла. 14 мартка каршы төндә миномет-пулемет уты астында ул миналы кырларда һәм тимерчыбык белән әйләндереп алган урыннарда юл (сукмак) салу буенча төркемне җитәкли. Берничә дистә минаны зарарсызландырып, саперлар биш юл салалар. Сугышчан заданиене үтәгәндә Иван Федотов каты яралана һәм 15 мартта госпитальдә җан бирә. Ул Калининград өлкәсенең Варсит шәһәрендә җирләнә.
    Наталья Кожукова Мидхәт Газыймов белән хат языша, аның сүзләренчә, ул бабасының ничек сугышканлыгын белгәч, нык дулкынланган - елаган. Аның буыны, барлык чуашчабаксарлылар, районыбыз халкы шундый якташыбыз белән горурлана ала.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: