Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Сизгерлек таләп иткән хезмәт

Яңа Чишмә районында 7 белгечтән һәм 3 эшчедән торган РПФ бүлеге райондагы 4 меңнән артык пенсионерга, меңләгән иминиятләштерүче һәм 14 меңнән артык иминиятләштерелгән шәхескә хезмәт күрсәтә.

Клиентлар белән эшләү хезмәте белгече Татьяна Астраханцева көн саен гражданнарны кабул итә. Безнең районда Пенсия фонды бүлегенең пенсияләр һәм пособиеләр түләүгә киткән айлык чыгымнары 44 млн.сум чамасы тәшкил итә. 2016 елның 1 апреленә хезмәт пенсиясенең уртача күләме 10788 сум 55 тиен тәшкил итә. Пенсия билгеләү, кабат исәпләү һәм түләү эшләре белән җаваплы белгечләр: Елена Закирова һәм Миләүшә Минабетдинова шөгыльләнә.
РПФ бүлегендә исәптә 805 иминиятләштерүче, шул исәптән 25 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Иминият взнослары буенча һәм шәхси эшмәкәрләр белән Нәзирә Кашапова эшли, Миләүшә Хөснуллина алдан пенсия билгеләү максатларында иминиятләштерелгән шәхесләрнең пенсия хокукларын бәяләү белән мәшгуль. Автоматизатор Юрин Алексей күп санлы программаларның өзлексез эшләвен тәэмин итә, аларны яңартып тора.
РПФ бүлеге хезмәткәрләре көн саен социаль ярдәмгә, игътибарга мохтаҗ булган пенсионерлар, инвалидлар, яшь әниләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашып торалар. Бу бөтен барлыгыңны, ихласлылык, сизгерлек һәм түземлелек сораган бик авыр хезмәт. Шушы бәйрәм көнендә РПФ бүлеге коллективына ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, авыр һәм кирәкле эшебездә яңа уңышлар телим. Сезнең күркәм хезмәтегез җан җылыгызны биргән кешеләрнең ихтирамына лаек булсын һәм аларны канәгатьләндерсен иде.
Ольга ПОПКОВА,
РПФ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев