3 июнь 2016 яңалыклары
-
Сабантуй бәйрәме белән!
Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов котлавы Хөрмәтле яңачишмәлеләр!
-
Рөстәм Миңнеханов “Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү“ форматында Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очрашачак
10 июньдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашуы булып үтәчәк. Республиканың бизнес җитәкчеләре белән очрашуны оештыручы бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов чыгыш ясаячак. Эшмәкәрләр Президент белән оператив төстә хәл итүне таләп итүче конкрет проблема һәм мәсьәләләрне караячаклар.
-
Районда яңа спорт мәйданчыклары ачылды
Бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көнендә безнең районда "Универсаль спорт мәйданчыклары төзү" республика программасы буенча төзелгән өч яңа спорт мәйданчыгы ачылды.
-
Сизгерлек таләп иткән хезмәт
Яңа Чишмә районында 7 белгечтән һәм 3 эшчедән торган РПФ бүлеге райондагы 4 меңнән артык пенсионерга, меңләгән иминиятләштерүче һәм 14 меңнән артык иминиятләштерелгән шәхескә хезмәт күрсәтә.
-
Сабантуйда хезмәт даны әләмен кыр ветераны күтәрә
Хезмәт ветераны, Екатерина Бистәсеннән Петр Спиридонович Милютин 5 июньдә булачак Сабан туенда хезмәт даны әләмен күтәрәчәк.
-
Изге Рамазан ае керә
2016 елда Рамазан ае 6 июньдә башлана, ә тәравих намазы (ай буена укыла торган махсус намаз) мәчетләрдә 5 июньдә кич укыла башлый.