Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Узып баручы елда «ЯЧХ» республика һәм ике Бөтенроссия журналист конкурсы призеры булды

Икенче ел рәттән газета «Гаилә һәм Россиянең киләчәге» Бөтенроссия конкурсының финалына чыга.

Быел Андрей Первозванный фонды тарафыннан 2014 елдан бирле үткәрелә торган әлеге конкурста Россиянең 76 төбәгеннән 428 дәгъвачы - барлыгы 1280 иҗади эш катнашкан.

160 финалист Мәскәүгә өч көнлек гамәли конференциягә чакырылган, шул исәптән безнең газета да.

9 декабрьдә Казанда «Коррупция: журналист карашы» республика журналистлар конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасының 19 муниципаль берәмлегеннән 35 катнашучы үз эшләрен тәкъдим иткән иде. Коррупциягә каршы тематиканы яктырту буенча «Интернет - СМИ» номинациясендә 3 урын өчен «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына диплом тапшырдылар.

7 декабрьдә Мәскәүдә «Алтын Гонг» -2022» Бөтенроссия журналистлар конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнгән. Конкурс 1994 елда РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә Россия төбәк СМИ җитәкчеләре Альянсы (АРС-ПРЕСС) тарафыннан гамәлгә куелган.

28 ел эчендә ул бөтен Россиядән эре федераль басмалар һәм зур булмаган газеталар катнашында иң абруйлы һөнәри осталык конкурсларының берсенә әверелде. 2022 елда конкурска илнең 50 дән артык төбәгеннән 13 төп һәм алты махсус номинациядә катнашу өчен 630 эш килгән.

«Росводоканал» ГК - конкурсның рәсми партнерларының берсе. Аның тарафыннан булдырылган «Тамчыдан күл җыела» дигән махсус номинациядә  газета корреспонденты Ольга Иванова икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев