Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Еллар үткәч кызы белән очрашты

Республикада Интернат-йортларда яшәүче өлкән буын кешеләр өчен "Туган як" дип исемләнгән акция оештырылды.

Ул үзләренең туган якларында булып, туганнары белән очрашырга теләүчеләр өчен оештырылды. Яңа Чишмә Картлар йортында яшәүче иң өлкән кешегә 84 яшь. Ул Аксубай районы Яңа Ибрай авылыннан килгән Әмир Әскәр улы Мөбәракшин. Бу йортта ул 2007 елдан бирле яши. Аның туган авылына кайтып үз өен күрәсе килгән.
-Һәм менә без җыенып, Яңа Ибрай авылына юл алдык, - дип сөйләде безгә интернат-йорт директоры урынбасары Гүзәл Мостафина. -Барып җитүгә күршеләрен очраттык, сөйләштек. Йортына кереп, өен карап чыктык. Әмир Әскәр улының гаиләсе - хатыны һәм өч баласы булган. Ике улы күптән вафат, кызы - II төркем инвалид, ул ире иждивениесендә. Кызы әтисен бик җылы каршылады, чәйләр эчертте. Әмир абый бик канәгать калды.
-Без тагын Черемухово Бистәсендә, бездә яшәүче Нина Ивановна Данилова өендә дә булдык. Ул бездә 2004 елдан бирле. Нина Ивановнаның да туган якларын күрәсе килде. Аның өендә хәзер башка кеше яши, ул безне ачык йөз белән өенә чакырды. Нина Ивановна әти-әнисе белән шушы йортта яшәгән чакларын искә алды. Ул да туган авылына кайта алуына нык сөенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев