21 октябрь 2015 яңалыклары
-
Саныйлар
Авыл хуҗалыгында моннан алда үткән сан алудан соң 10 елга якын вакыт узган, әлеге вакыт эчендә, әлбәттә, авыл хуҗалыгында зур үзгәрешләр булды һәм күп статистик мәгълүматларны яңарту таләп ителә. Туган икътисадый хәлләрдә авыл хуҗалыгында сан алу эше бик тә кирәкле, чөнки сүз илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм азык-төлек товарларының...
-
Мәхрүм итәргә яки кичерергә
Комиссия әгъзалары: "Настя, син өеңдә һәм үз башыңда тәртип булдырганчыга кадәр без синең балаңны алабыз. Боларны никадәр тизрәк эшләсәң, улыңны да шулкадәр иртәрәк өеңә алып кайтачаксың" дип игълан иткәч, әни кешенең күзләреннән эчкерсез күз яшьләре акты.
-
Еллар үткәч кызы белән очрашты
Республикада Интернат-йортларда яшәүче өлкән буын кешеләр өчен "Туган як" дип исемләнгән акция оештырылды.
-
Рәсәй патриотларын үстерәбез
Быел көз Яңа Чишмә районыннан Россия Кораллы Көчләр сафларына хезмәткә 30 егет китәчәк. 16 октябрьдә район мәдәният йортында алар өчен озату кичәсе оештырылды. Чара күргәзмәне карап йөрү һәм солдат кухнясыннан авыз итү белән башланып китте. Ул "Сувенир" ВИА һәм Балалар сәнгать мәктәбе укучылары - баянчылар чыгышы белән үрелеп барды. РМЙ-ның...
-
Мәдәният һәм ял паркы ачылды
16 октябрьдә Яңа Чишмәдә мәдәният һәм ял паркын ачу тантанасы булып үтте. Яңачишмәлеләр өчен бу мөһим вакыйга, моның шулай икәнлеген паркны карарга килгән, булачак аллеялар - брусчатка түшәлгән сукмаклардан атлаган халыкның күплеге үзе үк әйтеп тора иде. Бар да ярты ел элек ниятләгәнчә эшләнгән. Ленин урамында 7560 квадрат метр мәйдан...
-
Район башкарма комитет җитәкчесе сайланды
16 октябрьдә район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Вячеслав Козлов җитәкчелегендә өченче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышы булып үтте. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТатРИТЭКнефть" ТПП генераль директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефтепром-Зюзеевнефть" ААҖ генераль директоры Шамил Яһудиннар катнашты. Утырышка шулай ук гражданнарның хокукларын...