Бөтенләй ятим калгач, 7 яшьлек Катя чит гаиләгә тәрбиягә эләгә. Чыннан да ул аның өчен чит булып кала да: бала чагында Катя "золушка" хәлендә булса да, үзен йорт - җирсез калдырмаулары өчен ул аларга рәхмәтле. Бетмәс-төкәнмәс авыр хезмәт - өйдә дә, бакчада да, кырда да; үтенечләрне, ә кайчагында әмерләрне карусыз үтәү; шушы гаиләдәге кечкенә балалар турында кайгырту, - боларның барысы да аның тормышында зур роль уйнаган. Мөстәкыйль кыз булып үсеп җиткәч тә, ул эшсез утыра алмаган, беркемгә дә ярдәм күрсәтүдән баш тартмаган һәм шуңа да авылдашларының хөрмәтен казанган.
Чит гаиләдән Екатеринаны бик тиз генә кияүгә дә бирәләр, егетне дә алар сайлый. Тормыш бик үк җиңелләрдән булмаган, әмма ире Александр белән алар ике бала тәрбияләп, яхшы, эш сөючән итеп үстергәннәр.
Колхозда сыер савучы булып эшләп, Екатерина Ивановна өч тапкыр үлем белән күзгә-күз очраша, инвалид булып калу куркынычы да яный: сыер савучылар фермага утырып барган трактор ике тапкыр әйләнеп каплана, ярсыган үгез аягы астында кала. Әмма Ходай аңа сәламәтләнергә көч бирә, гәрчә табиблар аның исән калуына өметләнмәгәннәр дә. Ни өчен? -ул үз-үзенә шулай ди. Мөгаен, кешеләргә яхшылык эшләр өчендер. Каты авыраган ике әбине-ялгыз яшәүче күршеләрен карауны ул үз өстенә ала: ашаткан, керләрен юган, кыскасы, алар калган гомерләрен тиешенчә үткәрсеннәр өчен барын да эшләгән. 70 яшенә кадәр колхозда эшләвеннән туктамаган: командировкага килгән эшчеләргә ризык әзерләгән, ә бөккәннәрне әле дә пешерә. Аның өенең ишекләре һәркем өчен дә ачык.
Екатерина Ивановнаның зур-зур бүләкләре юк, әмма авылдашлары аны хөрмәт итә, ә колхозның элеккеге рәисе: "Екатерина Ивановнага үзе исән чагында алтын һәйкәл куярлык", - ди.
Үзенең 90 яшендә Екатерина Ивановна һәр туган көнгә сөенә һәм аны файдалы итеп үткәрергә тырыша: эштә дә, догалары белән дә, якташлары, балалары, оныклары, оныкчыклары белән аралашуда да. Хәзер аның белән бергә кызы Нина яши, пенсиягә чыккач ире белән шәһәрдән күченеп кайтканнар:
- Ул безне бик чакырды, без дә әнине ялгыз калдырасыбыз килмәде, ни дисәң дә, олы яшьтә бит инде, - ди Нина, без аңа, ул безгә кирәк. Бергә тыныч та, күңелле дә.
Ә Екатерина Ивановна үз өенең яңаруын, яхшыруын күреп, кызының бәхетенә сөенә генә: "Минем киявемнең куллары алтын шул"- ди. Алдагы ял көннәрен дә ул түземсезләнеп көтеп ала, шәһәрдән улы Владимир кайтачак.
Лариса Федорова
Нет комментариев