Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Миңниса әбинең иҗади табигате

Без сезгә Чаллы Башы авылында яшәүче, 1 июльдә 90 яшен тутырган озын гомерле Миңниса Мотыйгулла кызы Дәүләтшина турында сөйләргә вәгъдә иткән идек.

Аңа 2 яшь вакытта әти- әнисе бәхет эзләп авылдан читкә чыгып китәләр, бөтен илне иңлиләр. Берничә мәртәбә Рәсәйнең Европа өлешендә яшәү урынын алыштыралар, аннан Әстерхан өлкәсенә, Оренбургка күченәләр, аннан язмыш аларны Урта Азиягә ташлый. Бер урында елдан артык тоткарланмыйлар, тормыш кайда да авыр була. Чираттагы күченүләре вакытында Ташкентта уллары авырап китеп вафат булгач, алар кайтырга, бердәнбер кызлары Миңнисаны югалтмаска дигән карарга киләләр. Чаллы Башына кайтуга әтисе үз аты, арбасы, сбруйлары белән колхозга керә - читтә эшләп тапкан малын барын да колхозга бирә. Гел күченеп йөргәнгә, Миңниса нибары 4 класс белем ала, башка балалар кебек укырга аның вакыты да, мөмкинлеге дә булмый. Инде аңа 13 яшь тула, класстагы балалар исә күпкә кечерәк булганга, ул бик тартына-ояла. Шулай итеп, Миңниса колхозга эшкә чыга, укый-яза белгәнгә аны хисапчы (учетчица) итеп билгелиләр. Авылда ул белемле кеше санала, калганнардан аермалы буларак, русча әйбәт сөйләшә (бусы рус мәктәбендә укыганга).
Сугыш башлана, колхоздагы бөтен авыр эшләр хатын-кыз җилкәсенә кала, ашыгыч рәвештә кызларны тракторчылар курсларына укырга, аннан урман хәзерләргә җибәрәләр. Миңниса хатын-кызлардан торган трактор бригадасында учетчица булып эшли, кышын исә хатын-кызларны йөзләгән чакрым ераклыкта урман кисәргә җибәрәләр. 15 яшьлек кызның хәлләрен күз алдына китерегез. Авыр булса да, алар бирешмиләр, яшьлек үзенекен итә, иптәш кызлары белән еш кына кич утыралар, җырлар җырлыйлар, Миңниса да җырларга бик ярата. Сугыш вакытында шулай кич утырганда милиционер белән колхоз рәисе кереп, әрләп, аларны ындыр табагына эшкә җибәрәләр. Шуннан кич утырулар да бетә.
Сугыштан соң Миңниса әби колхозда төрле эшләрдә эшли, йорт саен йөреп сөт җыя. 1950 елны Фәһимша Дәүләтшинга (ул ферма мөдире булып эшли) кияүгә чыга. Ул аның артыннан бик кызык итеп йөргән: үзенең хисләре турында ул аңа хат кисәге язган, чөнки кызның ошавы турында турыдан-туры әйтеп салырга аның кыюлыгы җитмәгән. Ире белән бергә Миңниса әби өч ул һәм биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары сөйләве буенча, ул бик таләпчән, әмма гадел әни булган. Гаилә бик тату яшәгән. Балалары өйләнеп, кияүгә чыккач та гаиләләр бер-берсеннән ерак яшәмәгән. Хәзер Наил, Нәкыйп, Нәҗип, Нәкыя һәм Нәзирә Чаллы Башында, Нәфисә - Шахмайда, Наилә һәм Наҗия Яр Чаллыда яшиләр. Миңниса әбинең хәзер 18 оныгы һәм 30 оныкчыгы бар - менә күпме тормышка гомер биргән ул.
1 июль көнне аны котларга район башлыгы Вячеслав Козлов һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова килгәч, ул үзенең тормышыннан канәгать булуын, балаларының яхшы караулары турында сөйләде. 2000 елда ире үлгәннән соң Миңниса әби улы Нәкыйп гаиләсендә яши. Киленнәре Илсөяр (Нәкыйпнең хатыны) һәм Минзифа (Наилнең хатыны, башка йортта яшәсә дә, һәрвакыт килеп, булышып тора) әниләрен бик яхшы карыйлар. Гаиләләр тату яши, нык, уллары механизатор булып эшлиләр, хезмәт хакын яхшы алалар, шәхси хуҗалыкларында сыерлары да байтак. Әбинең үзенең аерым бүлмәсе, монда ул ял итә, намаз укый. Яшьрәк чакларында ифтар-мәҗлесләрдә остабикә булган, Коръәндәге барлык сүрәләрне яттан белә. Яшь чакта җырлаган җырларны, шигырьләрне еш искә ала, чөнки аның табигате шундый. Ә менә җырларга, биергә Миңниса әби һәрчак яраткан. Оныгы Энҗе КФУ-ның татар филологиясе факультетында укый, ул хәтта кайчандыр әбисе җырлаган җырлар һәм сөйләгән шигырьләре буенча тикшерү эше дә язган. Үз гомерендә Миңниса Мотыйгулла кызы ачлыкны да, ялангачлыкны да күргән, әмма тормышта шатлыгы да, бәхетле минутлары да булган. Аяз күк йөзе һәм тыныч тормыш бүләк иткәннәре өчен оныклары һәм оныкчыклары әби-бабаларына чиксез рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев