Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

«Өй балалар көлгән тавыштан яңгырап торсын»

Балалар булмаган йорт буш, - дип саный Яңа Иванаево авылыннан Алексей һәм Айсылу Мишагиннар. Алар яши торган авылда мәктәп һәм балалар бакчасы ябылса да, бу аларны куркытмый, тормыш кайнап торсын, киләчәккә ышаныч булсын өчен, өй балалар көлгән тавыштан яңгырап торсын, диләр.


- Алексей Мишагин Яңа Иванаево авылында күп балалы гаиләдә туган.  Мөгаен, бу аның характерын формалаштыргандыр да инде, - дип сөйли ире турында Айсылу. – Ул ышанычлы,  гаиләбезне һәм якыннарыбызны төрле күңелсезлекләрдән саклый. Бертуган ир һәм кыз туганнары (дүртәү) шулай ук ярдәмчел һәм ышанычлы. 
Тубылгы Тау авылында яшәүче Миңнегуловлар гаиләсе дә күп балалы була алган булыр иде. Әмма әти-әниләре бик иртә вафат була. Шуңа күрә алар өчәү генә: Айсылу, энесе һәм сеңлесе. Ятим калганда аңа нибары 10 яшь кенә була. Балалар тәрбияләү белән әби-бабай шөгыльләнә.  Бүген Айсылу аларны рәхмәт сүзләре белән искә ала, аларга ярдәм итеп, өметләрен өзми, мөстәкыйль булырга өйрәтүче туганнарына да ул бик рәхмәтле. 
Айсылу педагогик белем ала, башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Эшкә Екатерина мәктәбенә билгеләнә. Биредә татар теле укытучысына мохтаҗ булалар, ул вакытта Айсылу кирәкле курслар уза, яңа белгечлеккә өйрәнеп эшли башлый. 
Алексей Мишагин белән танышкач, бу аның язмышы булуын шунда ук аңлый. Айсылу фатирда яшәгән хатын-кыз егетнең яхшы гаиләдән булуын әйтә, димәк, яхшы ир булачак, ди.
Шулай була да. Туйдан соң яшьләр эшләүләрен дәвам итәләр: Алексей 18 яшьтән авыл хуҗалыгында механизатор, ул - мәктәптә. Аларның гаиләсе ишәя башлагач, ире эшен алыштырган һәм менә 11 ел Сургутка очып эшли. Гаиләне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә. Ул командировкада булганда гаилә аның юклыгын бик сизмәсен өчен, хатынына машина сатып ала: аның правасы бар, авылда үз транспортыңнан башка авыр бит.
Торак белән дә барысы да уңышлы килеп чыккан: авыл укытучысына  элеккеге мәктәп бинасын биргәннәр. Балалар өчен уңайлы, җылы һәм туган йортка әверелсен өчен Мишагиннар аны төзекләндерүгә күп көч һәм акча (ана капиталы) керткән. Ә балалар, планлаштырганча, Ходай күпме бирсә, шул чаклы булачак.
1999 елда Мишагиннарның кызы туа, аны Валентина дип атыйлар. Гомеренең беренче елларыннан башлап Валя холкында туган-тумачага гына түгел, бөтен кешеләргә карата да игелек, мәрхәмәт һәм мәхәббәт кебек сыйфатлар күренә башлый. Мәктәпне уңышлы тәмамлый, медицина көллиятенә укырга керә. Уку елларында үз характерының тагын да уңай якларын күрсәтә: мөстәкыйльлек һәм булдыклылык. Быел ул диплом алачак, Түбән Кама хастаханәләренең берсендә эш тә тапкан инде.
Диана Валя биш яшен тутырганда туа. Сабый аның өчен кайгыртучанлык һәм мәхәббәт объекты була. Диана күндәм, игелекле һәм кайгыртучан булып үсә. Аңа ишегалдында әтисе белән вакыт үткәрергә, аңа хуҗалык буенча ярдәм итәргә бик ошый. Хайваннарны бик ярата, аларны кызгана. Хәзер ул 8 сыйныфта укый, укуда, спортта, мәдәнияттә, җәмәгать тормышында бик актив. Ул нык характерлы, юрист булырга хыяллана, адвокат та була алырдыр, чөнки кыз ярдәмчел, риясыз һәм һәрчак бәлагә юлыккан кешегә ярдәмгә килә. 
Диана алты елга кечерәк сеңелесе өчен үрнәк булып тора. Лиана икенче сыйныф укучысы, ул актив, энергияле кеше. Аның рәсем, музыка, вокал, биюгә иҗади сәләте ачык чагыла, бар нәрсәгә бик оста. Шул ук вакытта өй эшләрен дә яратып башкара. 
Алексей Мишагин 2016 елның 8 мартын искә ала. Ул бу көнне Сургутта эшләгән һәм телефон аша хатынын һәм өч кызын хатын-кызлар көне белән котлаган. Ә берничә сәгатьтән соң интернет аша аңа яңа туган кызның фотосурәте белән аны да бәйрәм белән котларга кушылган язу килгән. Әнисенең нәни Лиданы әтисе белән үзенчәлекле итеп таныштыруы ата өчен генә түгел, бөтен бригада өчен дә кызыклы булган. Лидочкага өч яшь инде һәм хәзер ул әтисеннән теләсә нәрсә турында сорарга мөмкин, ә ул исә, һичшиксез, үтәячәк. Чөнки ул гаиләдә бөтен мәхәббәт иясе әлегә. Ата- аналары Лиданы өлкән апа статусыннан мәхрүм итәргә теләмиләр.
- Быел ул апа булачак, - ди Айсылу. - Бездә бишенче бала кем булыр-әлегә билгеле түгел. Әмма без Алексей белән барысына да бик шатбыз. 
Балалар үсә дә, ата-ана йортыннан китәләр, тик ул буш торырга тиеш түгел, югыйсә, нигә без аны төзекләндерәбез, ямь тудырабыз соң. Өй балалар көлүе тавышыннан яңгырап торсын, анда безнең балаларга уңайлы булсын иде.  Без алар белән бик бәхетле.
Лариса ФЕДОРОВА.
Фото Мишагиннарның гаилә архивыннан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев