Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Һәлак булганнарны искә алдылар

22 июньдә район үзәгендә һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы башланган көнгә 74 ел тулуга багышланган митинг булып узды. Митингны район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде, безнең буын зур югалтулар бәрабәренә дөньяны фашизм коллыгыннан азат иткән бабайларыбыз, әтиләребез батырлыгы белән горурлана, дип билгеләп үтте ул. Бу...

22 июньдә район үзәгендә һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы башланган көнгә 74 ел тулуга багышланган митинг булып узды.
Митингны район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде, безнең буын зур югалтулар бәрабәренә дөньяны фашизм коллыгыннан азат иткән бабайларыбыз, әтиләребез батырлыгы белән горурлана, дип билгеләп үтте ул.
Бу матәм көнендә без яу кырларында ятып калганнарны, фашист концлагерьларында иза чиккәннәрне искә алабыз. Безгә бу хакта беркайчан онытырга ярамый, алар истәлеген хөрмәт итеп яшәргә тиешбез, диде.
Митингта шулай ук районның ветераннар Советы рәисе Александр Скоков, укучы яшьләр хәрәкәте лидеры Анастасия Богомолова чыгыш ясадылар.
Һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, җыелган халык бер минутлык тынлык белән һәлак булганнарны искә алды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев