Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Район башкарма комитет җитәкчесе сайланды

16 октябрьдә район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Вячеслав Козлов җитәкчелегендә өченче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышы булып үтте. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТатРИТЭКнефть" ТПП генераль директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефтепром-Зюзеевнефть" ААҖ генераль директоры Шамил Яһудиннар катнашты. Утырышка шулай ук гражданнарның хокукларын...

16 октябрьдә район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Вячеслав Козлов җитәкчелегендә өченче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышы булып үтте. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТатРИТЭКнефть" ТПП генераль директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефтепром-Зюзеевнефть" ААҖ генераль директоры Шамил Яһудиннар катнашты.

Утырышка шулай ук гражданнарның хокукларын яңадан торгызу мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы урынбасары Резеда Сәйфетдинова, яңа җитәкче билгеләнгәнчегә кадәр үз вәкаләтләрен башкаручы район башкарма комитет җитәкчесе, район Советы һәм башкарма комитет бүлекләре начальниклары һәм урынбасарлары, район суды рәисе, район прокуроры, полициянең район бүлекчәсе начальнигы, социаль өлкә, предприятие, оешма, учреждение, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, районның иҗтимагый оешма рәисләре дә чакырылган иде.
Башта Вячеслав Козлов Мөхәммәтвәли Хөснетдиновка, Шамил Яһудинга, мәгариф, социаль яклау (һәм аларның ведомстволары карамагындагы учреждениеләр), мәдәният, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре, район Советы һәм башкарма комитет, финанс-бюджет, контроль-хисап палатасы, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләренә Яңа Чишмә авылындагы парк төзелешендә актив катнашканнары һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен район Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Утырышта җиде сораудан торган көн тәртибе расланган иде. Көн тәртибендәге "Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында"гы беренче мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары, конкурс комиссиясе рәисе Надежда Попкова чыгыш ясады. Ул депутатларга конкурс комиссиясенә район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаруга игълан ителгән конкурс буенча ике гариза бирелгән иде, диде - 2015 елның 7 октябрендә Р.Р. Фәсаховтан һәм 13 октябрьдә Р.А. Губкиннан. Конкурс комиссиясе үзенең утырышында әлеге кандидатураларны тикшергән, аларны муниципаль район Советына тәкъдим иткән.
Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан шушы постта шактый тәҗрибәсе булган Р.Р. Фәсахов кандидатурасын якладылар, ул кабат Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды. В.М. Козлов конкурста катнашкан өчен икенче кандидат Р.А. Губкинга рәхмәт белдерде һәм Р.Р. Фәсаховны шушы вазыйфага раслануы белән котлады, аның нәтиҗәле эшен дәвам итәсенә ышанычын белдерде.
Үзенең җавап чыгышында Р.Р. Фәсахов депутатларга үзенә кабат ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде, әле көче барында район хакына, халык өчен алга куйган бурычларны үтәү өстендә эшләячәген әйтте.
Аннан соң Надежда Попкова көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирде. Сүз "Яңа Чишмә муниципаль район Советының даими комиссияләре составы турында" һәм "ТР Яңа Чишмә районы территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында" барды.
Утырышта депутатлар "2016 елга ТР Яңа Чишмә муниципаль районының бюджет проектын төзү һәм раслау үзенчәлекләре турында"гы карар проектын, шулай ук 2014 елның 16 декабрендә кабул ителгән "2015 елга, пландагы 2016 һәм 2017 елларга Яңа Чишмә муниципаль район бюджеты турында"гы карарга үзгәрешләр кертү турында район Советы карары проектын расладылар. Карар проектлары турында Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина сөйләде.
Көн тәртибендәге соңгы мәсьәләләр: "Яңа Чишмә муниципаль районы" МБ Уставына" үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында" (докладчы район башлыгы ярдәмчесе В.В. Темников) һәм "2015 елда Яңа Чишмә районы территориясендә "2013-2017 елларга балалар мәнфәгатьләрендә республика стратегиясе"нең төп юнәлешләрен тормышка ашыру турында"гы мәгълүматы булды, бу мәсьәлә буенча район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары А.Б. Улитин чыгыш ясады.
Депутатлар көн тәртибендәге соңгы ике мәсьәлә буенча карар проектларын да хупладылар. Өченче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль район Советының икенче утырышы шуның белән үз эшен төгәлләде.
Үз хәбәрчебез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев