Хезмәт ветераны, Екатерина Бистәсеннән Петр Спиридонович Милютин 5 июньдә булачак Сабан туенда хезмәт даны әләмен күтәрәчәк.
Нәкъ менә 25 ел элек аңа алдынгы механизатор буларак мондый хөрмәт күрсәтелеп, 1991 ел Сабан туенда мини-трактор тапшыру белән үткән иде. Ул бишьеллык ударнигы, социалистик ярышта җиңүче значоклары, "Фидакарь хезмәт өчен" медале тагылган бүләкләр мендәрчеген күрсәтте. "СССР халык хуҗалыгындагы уңышлары өчен" дигән тагын бер медальне аңа Мәскәүдә ВДНХ-да тапшырырга тиеш булганнар. Әмма бу хәл августта була, ничек китәсең инде, урып-җыю эшләре барган чак, һәм медальне почта аша җибәрәләр.
Петр Спиридоновичның удар хезмәт сере гади: "Кышын һәм язын техниканы яхшы карадым, ремонтладым, шуңа да ул уңыш җыю чорында сынатмады". Икмәкне ул җыйган да, чәчкән дә. Иң мөһим звено буларак, чәчү эшләре берсүзсез аңа беркетелгән булган, чөнки "ничек чәчәсең, шундый уңыш аласың", диләр бит, ә ул эшне җиренә җиткереп башкарган. Петр Спиридонович 1961 елда эшли башлаган техниканы искә алды: комбайнчы урыны бар яктан да ачык була - җил дә үтәли йөри, кояш та яндыра, ә барысыннан да саклану өчен баш өстендә нибары кечкенә генә түбә - зонт. Әмма, бернигә дә карамастан, эшне эшләгәннәр, планны үтәгәннәр, хәтта арттырып та үтәгәннәр. Петр Спиридонович заманча "ДОН" комбайнында да өч ел (65 яшькә кадәр) эшләргә өлгергән. Армиядә башка һөнәрләрне (әйтик,төзүче) дә шәп үзләштергән ул, әмма җиргә, авыл хезмәтенә булган мәхәббәтен үзгәртә алмаган. Аның җиргә булган әлеге мәхәббәте улларына да күчкән. Николай фермер хуҗалыгы оештырган, абыйсы Александр белән бергә туган җирендә бөртекле культуралар үстерә, үзләре үк механизаторлар һәм агрономнар булып эшлиләр. Икесе дә һәм өченче улы Сергей агрономия техникумын тәмамлаганнар, ә өч кызы педагогияне һәм икътисадны сайлаган.
Петр Спиридоновичка июльдә 75 яшь тула. Сентябрьдә шулай ук зур өстәл янында хатыны Елена Васильевнаның да 75 яшьлеген билгеләп үтәчәкләр. Балалары, хатыннары, ирләре белән оныклары һәм оныкчыклары гына да 30 лап кеше җыелачак, ә башка туганнары күпме!
Петр Спиридонович Сабантуйга һәр елны бара. Эшләгәндә дә һәрвакыт премия тапшыру өчен чакырганнар, бер тапкыр хәтта сарык та биргәннәр, ә бүләккә бирелгән мини-трактор әлегә кадәр төзек хәлдә, яхшы эшли. Ике ай элек Петр Спиридонович авыр операция кичергән булса да, быелгы Сабан туен да калдырмаячак, анда безнең ветеран - кыр хезмәтчәне иң мактаулы кунакларның берсе булачак.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев