Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Салым базасын арттырырга кирәк

    Авыл җирлекләре башлыклары, башкарма комитет бүлекләре начальниклары, оешма һәм бүлекчә җитәкчеләре катнашында финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә районның агымдагы бик мөһим проблемалары каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

    Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә булып төзекләндерү мәсьәләсе тора. АҖ башлыкларына якын араларда чүплекләрне тәртипкә китерергә һәм ел дәвамында тиешле тәртиптә тотарга кушылды, чөнки язын аларны тәртипкә китерү эше бик күп акча таләп итәчәк. Слайдларда юл буендагы элмә такталарның (күрсәткечләр) нинди хәлдә булуын күрсәттеләр. Аларның күбесенә ремонт һәм тирә- юнен төзекләндерү кирәк. Һәрберсенә задание бирелде: баганаларны буярга, агартырга, тигезләргә, чүп үләннәрен юк итәргә, чәчәкләр утыртырга. Шул сәбәпле АҖләрдәге суэтем башнялары торышына да игътибар бирү кирәк.
    Узган утырышта төзелгән протокол буенча бар нәрсә дә үтәлгән диярлек, тик урам яктырткычларының таймерлары барлык АҖдә дә алыштырылмаган. Район башлыгы күптән түгел ягу сезонына әзерләнү нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәте утырышында ТКИ (ЖКУ) буенча бурычлыларга кагылышлы мәсьәләнең бик катгый куелуын хәбәр итте: нинди урында эшләүләренә карамастан, бурычлыларның өйләре һәм фатирлары электр-газ-су белән тәэмин итү линияләреннән өзелергә тиеш.
    Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 5 ай өчен үзкеремнәр керү, җир салымы җыю, җир салымы буенча недоимка җыю буенча планның үтәлеше, кредитор һәм дебитор бурычлар буенча торыш, торакны вакытлыча файдаланган өчен түләү торышы, шулай ук электр энергиясе, җылылык энергиясе, газ, су чыгымнары турында сөйләде. Куллануның кимүе яисә артуының сәбәпләрен атады. Куллану кимүнең бер сәбәбе - халык санының кимүендә. Җир салымы буенча мәсьәләне ведомствоара комиссия утырышында карап тикшерергә хәл иттеләр. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева агымдагы елның 5 аенда фатирларны хосусыйлаштыру турындагы информация белән чыгыш ясады. Хуҗасыз биналар буенча район башлыгы шуны билгеләп үтте:
    - Әгәр дә алар яшәрлек хәлдә булса, бюджетка салым китерсен өчен, аларны рәсмиләштерергә кирәк. Ә менә рәсмиләштерү өчен үзләренең факттагы бәяләреннән кыйммәткә төшәчәк хуҗасыз йортларны халыкка төзелеш материалы итеп сатарга кирәк. Буш бакчаларны файдалануга алудан курыкмасыннар өчен халыкка алар өчен салым алынмаячагын хәбәр итәргә кирәк. Наталья Гордеева рәсмиләштерелмәгән һәм салым базасында булмаган гаражларның хуҗаларын санап үтте - барлыгы 30 объект, алар белән шөгыльләнергә кирәк. Район башлыгы салым базасын арттыру өчен мөмкин булган барлык резервларны эзләргә тәкъдим итте. Ни өчен кече бизнесның кайбер субъектларында эшмәкәрлекнең яңа объектын ачканнан (шулай булгач салым салу өчен яңа объект дигән сүз) һәм эш урыннары булдырганнан соң алардан салым керү элеккеге дәрәҗәдә калуын тикшерергә кирәк.
    Яңа Чишмә АҖ-нең юл картасын үстерү буенча аның башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов чыгыш ясады. Кызганычка каршы, җирлектә терлекләрнең баш санын киметүдә тенденция бар. Якын араларда район үзәгендә яңа балалар мәйданчыклары төзеләчәк: КМС заводы тирәсендә һәм Заливная урамында. ТКИ җыемнары (авыл җирлегендә) 1 квартал өчен 102% тәшкил иткән.
    Ике рейд үткәрү нәтиҗәсендә тәртип бозулар белән бакчага су сибүне башкаручы 20 йорт булуы ачыкланган. Биш ай эчендә 65 су санагыч куелган, еллык план буенча әле тагын 731 санагыч кирәк. Район башлыгы АҖ-дә гаилә фермаларын үстерү мәсьәләсен күтәрде. Кайбер гражданнар кредитлар алалар, тик гаилә фермалары үсеше һәм төзелеше күренми. - Кредитларны алалар һәм берни дә төземиләр, андыйларны контрольдә тотарга кирәк, - ди ул.
    Зирекле, Акбүре, Черемухово, Әдәмсә АҖ "юл картасын" тормышка ашыру буенча планны үтиләр һәм арттырып та үтәүләре билгеләп үтелде. Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов информациясе буенча АҖ территориясендә җир хуҗаларыннан һәм җирдән файдаланучыларның барысыннан да аренда түләүләре һәм салымнар даими кереп тора. - Әгәр дә җирне беркем дә арендага алмый икән, АҖ милке итеп күчерергә, халыкка терлекләрен көтәргә яисә бакча итеп бирергә кирәк, - дип тагын бер кат билгеләп үтте район башлыгы.
    Полиция бүлекчәсе вәкиле Ильяс Нуртдинов үзенең чыгышында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны кисәтү өчен булдырылган полиция хезмәткәрләре белән АҖ җәмәгатьчелек советларының үзара эш итүләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ильяс Нуртдинов игътибарны элек хөкемгә тартылучылар белән эшне көчәйтү кирәклегенә юнәлдерде.
    - Азык хәзерләү эшләре башлана һәм печәнне өйгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк, - дип искәрде район башлыгы . Янгын куркынычы зур булган чорда кайбер гражданнарның йортларындагы искергән электр үткәргечләренең торышына игътибар итүне сорады, аларны алыштыруларын таләп итәргә, ә менә ялгыз яшәүче өлкән кешеләрнең йортларында электр үткәргечләрне төзәтү өчен акча табарга һәм үткәргечләрне ясарга кирәк, диде.
    Коену өчен куркынычсыз урынны билгеләү, полиция бүлекчәсенә даими рәвештә кыргый киндер үскән урыннарны ачыклау һәм юк итү, АҖ башлыкларына үзара салымнар буенча акча җыю эшен тизләтү кирәклеге һәм башка мөһим проблемалар турында сүз алып барылды.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: