Казанда «1100-еллык» кысаларында Коръәннең кулъязма мүсхәфенең беренче аяте язылды
"Кол Шәриф" мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәннең кулъязма мүсхәфен язу проектына багышланган презентация чарасы узды.
Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 9 нчы көнендә (12 гыйнварда), Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәннең кулъязма мүсхәфен язуга багышланган яңа проекты тәкъдим ителде.
Тантаналы чара Коръән аятьләре укудан башланды. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия ислам гыйлеме өчен проектның әһәмияте турында чыгыш ясады. «Ислам каллиграфиясе дигән мөһим фән булган, без кириллицага күчкәч, бу фән онытылды, югалды. Бу фәннең нигезе — Коръән язуы. Галимнәр халкыбызда булган, Коръән бик күп тапкыр кулдан язылган. 1803 елдан алып Коръән басыла башлады, Казанда 172 тапкыр басмага бирелде. Ләкин нишләптер фән югалды. Фәнне яңартып, бу эшне башлыйбыз», — диде мөфти.
Ул бу эш борынгы китапларга таянып башкарылачагын әйтте. Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев китапларына нигезләнеп эшләячәкләр. Мөфти сүзләренчә, бу бик җентекле, дәвамлы эш. «Бер битне язу өчен ике көн вакыт кирәк. Язып бетергәнче ике-өч еллап вакыт узар әле. Һәр каллиграф Коръән язу турында хыяллана», — диде. Камил хәзрәт Сәмигуллин исламны рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы мөһим дата булуын билгеләп узды. «Ислам бу илдә ят дин түгел, читтән килмәгән, Русьта чукындыру башланганчы ук, 922 елда ислам барлыкка килгән», — диде.
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исламны кабул итүнең 1100 еллыгы әһәмиятен билгеләп узды. «Бу бәйрәмгә багышланган китаплар басыла, Коръән Кәрим басылачак, дәреслекләр чыгачак. Ләкин күп эшләр бәйрәм булган елны гына түгел башкарылырга тиеш, уңга-суңга тайпылмыйча, динне, телебезне какшатмыйча, ата-бабалардан килгән матур гадәтләрне югалтмыйча, саклап, балаларга, оныкларга җиткереп яшәргә кирәк. Аллаһының берлегенә ышану, рухи кыйммәтләрне саклау — олы мирас», — диде мөфти.
Проект Изге Коръәннең беренче сүрәсе «Фатиха»ны каллиграфик язудан символик рәвештә башланып китте. Кунаклар язу өстәле янына җыелышты һәм беренче аять язылды. Россия төбәкләре мөфтиләре, хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, илнең мөселман дин эшлеклеләре шушы вакыйганың шаһитләре булды. Аларның күз алдында профессиональ хаттат тарафыннан «Фатиха» сүрәсе язылды. Каллиграф, проектны башкаручы Артем Писаренко. Ул танылган хаттат, Россия ислам институты каршындагы «Ән-Намир әл-Мүхаттат» гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәге директоры Рамил Насыйбулловның шәкерте.
Шулай ук әлеге эшкә консультант сыйфатында Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Дубайның Коръән әзерләү комиссиясе (DIHQA) башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәднең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде. Рәсми чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышы кысаларында уза. Проект илебезнең Коръәнне өйрәнү һәм ислам дин гыйлеме фикере өчен фәнни кыйммәткә ия булачак. Моннан тыш, ул каллиграфия сәнгате әсәре буларак та әһәмиятле һәм Россия мөселманнарының Гыйльмел-Хат фәнендә җуелган традицияләрен торгызуда беренче адым булачак.
Мүсхәфне язу — Татарстан мөфтиятенең Коръәнгә хезмәт итүдә эзлекле эшчәнлегенең кульминацион этабы итеп тә кабул ителәчәк. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып үзебезнең, җирле фәнни-гыйльми берләшмә күзәтчелегендә җирле хаттат тарафыннан кулдан язылган мүсхәф торачак һәм ул бастырылган тираж белән дөнья күрәчәк.
Гыйльмел-Хат — гарәп хәрефләрен язу кагыйдәләрен өйрәнүче фән. Һәрбер хәрефнең үзенең кануни рәвештә билгеләнгән, ләкин шрифт — хаттка карап төрле язылышы бар. Хаттның бер стиле кысаларында бер хәрефнең 100гә кадәрге язылыш төрләре кулланыла ала. Хәрефләрнең кагыйдәләр буенча язылмавы хата санала. Шунысы игътибарга лаек: кулъязма Мүсхәфләр әзерләү тәҗрибәсе бүгенге көндә Согуд Гарәбстаны, Төркия, БГӘ, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакьстанда бар. Хәзер бу эшкә Казанда да керештеләр.
Теге яки бу сүзләрне төгәл һәм хатасыз язар өчен, Казан белгечләренә беренчел чыганакларга, фәнни тикшеренүләргә мөрәҗәгать итәргә, һәр хәрефне һәм авазны кат-кат тикшерергә туры киләчәк. Шул ук вакытта, Мүсхәфтә сүзләрне һәм хәрефләрне дөрес һәм сәнгати итеп язудан тыш, аларны ачык һәм аңлаешлы итеп язу турында да онытмаска кирәк. Чөнки гарәп булмаган укучылар гарәп язуын аңламаска мөмкин.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 12:29«КАМАЗ» машинасын ток сугып, аны йөртүче үлгән Кичә Чаллының Ремонт тыкрыгындагы 7нче йорт янында фаҗига булган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.1700
-
26 май 2022 - 12:23Эшләмәүче пенсионерларның акчалары артачак Россия Президенты Владимир Путин эшләмәүче өлкәннәр өчен пенсияләрне 2022 елның июненнән 10 процентка арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.1700
-
26 май 2022 - 11:5930 майда - район Советы утырышы 2022 елның 30 маенда Яңа Чишмә муниципаль район Советының 23 нче утырышы булачак.2100
-
26 май 2022 - 11:46Яңа Чишмә мәктәпләрен тәмамлаучылар кайчан һәм кайда дәүләт имтиханнарын тапшырачаклар Бу уку елында мәктәпләрдә 11 сыйныфны 52, ә 9 сыйныфны 125 укучы тәмамлый.2900
-
26 май 2022 - 11:38Яңа Чишмә районының финанс-бюджет палатасында яңа билгеләнү Яңа Чишмә муниципаль район Советы карары белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе итеп Наталья Александровна ЗАВАЛИШИНА билгеләнгән.2200
-
26 май 2022 - 10:30Якташыбыз Булат Мусин Россия чемпионы булган 24 һәм 25 майда Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узган.3400
-
25 май 2022 - 15:44Мәктәп белән хушлашу Шахмай урта мәктәбенең алты чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.7200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.5900
-
25 май 2022 - 13:09Алма серкәсе буыннарны дәвалый, токсиннарны чыгара Алма серкәсе — буыннар авыртуга каршы менә дигән дәвалау чарасы. Аны башка төрле дә кулланып була. Ул көчле антиоксидант буларак, организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә.5000
-
25 май 2022 - 13:03Бүгенгә һава торышы: 16 градуска кадәр җылы һәм яңгырлы булачак Бүген, 25 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, әмма җылырак булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.5300
-
25 май 2022 - 12:43Чәчүдә дүртенче атна лидерлары билгеләнгән Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.7600
-
25 май 2022 - 10:52Банк карталарын һәм металл урлыйлар Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 26 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.7600
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
26 май 2022 - 11:33Яңа Чишмәдә республика программаларын тормышка ашыру бараБыел Яңа Чишмә районында социаль объектлар, торак, иҗтимагый киңлекләр, юллар һәм башкаларны төзү, капиталь ремонтлау буенча 20дән артык республика программасы гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 200 млн. сумнан артык акча сарыф ителәчәк.3100
-
23 май 2022 - 17:4121 майда Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм иткәннәр Бәйрәм программасында «Илаһи моң» дип исемләнгән республика фестиваль-конкурсы да узган.25400
-
23 май 2022 - 16:46«Татарстанның нәни гүзәле - 2022» республика конкурсының финалына чыгучы Яңа Чишмә кызы Казанда ике номинациядә җиңү яулаган Архангел Бистәсеннән Александра Петрова «Мисс юная леди» һәм «Мисс зрительских симпатий» титулларына лаек булган.23000
-
25 май 2022 - 08:4924 майда Яңа Чишмә урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады (фоторепортаж) Тантаналы линейкага традиция буенча барлык мәктәп укучылары җыелды, әти-әниләр һәм башка кунаклар да килде.16200
-
23 май 2022 - 17:35Милютина Полина һәм Вәгыйзов Әнвәр АгроНТИ конкурсында җиңүче булганнар Аларны конкурсның чираттагы этабына чакырганнар.15400
-
23 май 2022 - 17:3220 майда Яңа Чишмә районында «Тоннель» операциясе үткәрелгән Операция барышында 8 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.15300
-
23 май 2022 - 17:29Яңа Чишмәнең «Золотой ключик» балалар бакчасы балаларны халыклар мәдәнияте белән таныштыра (анонс) «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы үз битләрендә Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклауга багышланган проектны тормышка ашыра.11900
-
24 май 2022 - 17:30Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады Быел мәктәп белән 43 дүртенче сыйныф укучысы хушлаша.10700
-
23 май 2022 - 16:55Суыксу елгасы юлын чистарту эшләре бара Яңа Чишмәдә республика программасы буенча, «Экология» милли проекты кысаларында Суыксу елгасы үзәнен чистарту башланды.10200
-
24 май 2022 - 21:18Яңа Чишмә районы мәдәният хезмәткәрләренә эшне активлаштырырга кирәк Район мәдәният хезмәткәрләре агымдагы елның 4 ае эшенә йомгак ясады. Яңа Чишмә РМЙда киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.10000
-
23 май 2022 - 16:53Районда ике яңа медпункт төзеләчәк Екатерина Бистәсендә һәм Красный Октябрь поселогында фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) төзелә башлады.9600
-
25 май 2022 - 10:52Банк карталарын һәм металл урлыйлар Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 26 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.7600
-
25 май 2022 - 12:43Чәчүдә дүртенче атна лидерлары билгеләнгән Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.7600
-
25 май 2022 - 15:44Мәктәп белән хушлашу Шахмай урта мәктәбенең алты чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.7200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.5900
-
25 май 2022 - 13:03Бүгенгә һава торышы: 16 градуска кадәр җылы һәм яңгырлы булачак Бүген, 25 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, әмма җылырак булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.5300
-
25 май 2022 - 13:09Алма серкәсе буыннарны дәвалый, токсиннарны чыгара Алма серкәсе — буыннар авыртуга каршы менә дигән дәвалау чарасы. Аны башка төрле дә кулланып була. Ул көчле антиоксидант буларак, организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә.5000
-
26 май 2022 - 10:30Якташыбыз Булат Мусин Россия чемпионы булган 24 һәм 25 майда Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узган.3400
-
26 май 2022 - 11:33Яңа Чишмәдә республика программаларын тормышка ашыру бара Быел Яңа Чишмә районында социаль объектлар, торак, иҗтимагый киңлекләр, юллар һәм башкаларны төзү, капиталь ремонтлау буенча 20дән артык республика программасы гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 200 млн. сумнан артык акча сарыф ителәчәк.3100
-
26 май 2022 - 11:46Яңа Чишмә мәктәпләрен тәмамлаучылар кайчан һәм кайда дәүләт имтиханнарын тапшырачаклар Бу уку елында мәктәпләрдә 11 сыйныфны 52, ә 9 сыйныфны 125 укучы тәмамлый.2900
-
26 май 2022 - 11:38Яңа Чишмә районының финанс-бюджет палатасында яңа билгеләнү Яңа Чишмә муниципаль район Советы карары белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе итеп Наталья Александровна ЗАВАЛИШИНА билгеләнгән.2200
-
26 май 2022 - 11:5930 майда - район Советы утырышы 2022 елның 30 маенда Яңа Чишмә муниципаль район Советының 23 нче утырышы булачак.2100
-
26 май 2022 - 12:23Эшләмәүче пенсионерларның акчалары артачак Россия Президенты Владимир Путин эшләмәүче өлкәннәр өчен пенсияләрне 2022 елның июненнән 10 процентка арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.1700
-
26 май 2022 - 12:29«КАМАЗ» машинасын ток сугып, аны йөртүче үлгән Кичә Чаллының Ремонт тыкрыгындагы 7нче йорт янында фаҗига булган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.1700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика