Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәерле юл, балалар!

20 июньдә районда РМЙ-да үткән чыгарылыш кичәсендә барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына тантаналы шартларда мәктәп тәмамлау турында аттестатлар тапшырылды.

Ата-аналары, туганнары, дуслары белән тулган залны сыйныф җитәкчеләре белән бергә үткән бик матур киенгән балаларның тантаналы чыгышы сәламләде.
Быелгы чыгарылыш кичәсенең темасы диңгез дулкыннарына багышланып, районда мәктәп тәмамлаучы 102 укучыны алып баручылар районның энҗе бөртекләре дип атадылар. Акчарлаклар тавышы, дулкыннар шавы астында, диңгез балыклары (БСМ кызлары) биеп торганда сәхнәгә "чын" кораб йөзеп чыкты. Аның артыннан район үзәге мәктәпләрен тәмамлаучылар ("дама"лар һәм "кавалерлар") вальска бөтерелеп килеп чыктылар. Балаларны котлап аларга "Бары алга" командасы - үгет-нәсихәт бирергә район җитәкчеләре, ата-аналар, мәктәп директорлары, укытучылар җыелган иде. Сәламләү чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов һәммәсен имтиханнарын уңышлы тапшырулары белән котлап, үз мәктәпләрен, остазларын, дусларын онытмаска, ВУЗларны тәмамлап кабат үз ягыбызга әйләнеп кайтырга өндәде.
Быел 9 укучы үзгә үрнәктәге - кызыл тышлы аттестат алды. Бик әйбәт укыган, төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә, фән чемпионатларында, укучылар конференцияләрендә, фестивальдә, хәрби-патриотик уеннарда һәм слетларда, ярышларда җиңү яулаган өчен район башлыгы иң әйбәт чыгарылыш сыйныф укучыларына: Яңа Чишмә урта мәктәбеннән Александр Семеняк һәм Юлия Селиверстовага, Яңа Чишмә гимназиясеннән Гөлчәчәк Вәлиевага, Чаллы Башы мәктәбеннән Гөлинә Гыйльмановага, Тубылгы Тау мәктәбеннән Гөлгенә Исмәгыйловага грантлар тапшырды. Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы, нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм районның мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлаучы Гөлназ Насыйрова аерым бүләккә һәм Рәхмәт хатына лаек булды. Акыллы, талантлы, актив, тырыш балалар тәрбияләгән ата-аналарына
(Ахыры. Башы 1 биттә)Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Еронтьев сәламләү сүзләре, укучыларның әти-әниләре исеменнән Фәргать Вәлиев педагогларга рәхмәт әйтеп, балаларга үгет-нәсихәт җиткерде.
Быел беренче мәртәбә һәр укучы аттестатны район башлыгының җиңел кулыннан алды: көчле алкышлар астында Вячеслав Козлов һәрберсенең кулын кысып, белем турында документ тапшырды.
Яңа Чишмә урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф җитәкчесе Галина Павлова үгет-нәсихәтен шигъри юлларга салган, тантананың сәбәпчеләре исә рәхмәтләрен җиткерделәр
Иң лаеклы укучыларны хөрмәтләүне яшьләр оешмалары һәм район оешмалары вәкилләре дәвам иттерде.
Спортчыларга, активистларга, яшьләр конкурсларында җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды. Сәхнәдән: "Мәктәп тәмамлаган 102 укучы да дипломлы белгечләр булып үзебезгә әйләнеп кайтса, районыбызның мәдәниятле үсешендә зур адым булыр иде", - диделәр. Әлбәттә бу тырыш, сәләтле балаларның белем эстәп кабат үзебезнең якларга кайтуларын телибез.
Балалар үзләре кат-кат сәхнәгә чыгып музыкаль һәм бию номерларын: вальс, флэш моб стилендә бию һәм җырлар бүләк иттеләр. Бәйрәм программасына гимназия һәм Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары аеруча зур өлеш кертте. Алар шундый киеренке имтиханнар тапшыруга карамастан, бик әйбәт хәзерләнә алганнар. Аларга үзебезнең район артистлары: Ирина Слимова белән Илназ Шәйхетдинов, шулай ук "Шешминка" бию ансамбле булышты. Билгеле, кичәдә районның эстрада йолдызы Гөлназ Насыйрова җырламый кала алмады. Бу көнне - кичәне укучылар хәтерендә җылы хисләр белән сакласыннар өчен бар да нык тырышкан. "Причалдагы кораб сезне диңгезләргә-океаннарга чакыра", - дип белдерделәр алып баручылар.
- Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!"
Бәйрәмдә истәлеккә күмәкләшеп фотога төштеләр, аннан укучылар үз мәктәпләренә таралыштылар. Район үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды, алар тормышындагы шушы истәлекле көн яңа - олы тормышның таңын каршылау белән төгәлләнде.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев