Мәктәп белән хушлашу
Безнең районда 120 укучы өчен 25 майда соңгы кыңгырау чыңлады. Укытучыларны, мәктәп укучыларын, аларның әти-әниләрен уку елы төгәлләнү белән котларга гимназиягә район башлыгы Вячеслав Козлов та килгән иде. Евгений СТАРОВ Бу тантаналы көндә, урамда җилле салкынча һава торышы булуга карамастан, гимназиядә линейка мәктәп йортында үтте. Укучылар плакатлар, лозунглар, шарлар белән...
Безнең районда 120 укучы өчен 25 майда соңгы кыңгырау чыңлады. Укытучыларны, мәктәп укучыларын, аларның әти-әниләрен уку елы төгәлләнү белән котларга гимназиягә район башлыгы Вячеслав Козлов та килгән иде.
Евгений СТАРОВ
Бу тантаналы көндә, урамда җилле салкынча һава торышы булуга карамастан, гимназиядә линейка мәктәп йортында үтте. Укучылар плакатлар, лозунглар, шарлар белән бизәлгән колонналар булып бастылар. Укучыларның матур итеп киенүләре үзе бәйрәм рухы уятты. Гимназиядә быел 11 сыйныфны 29 укучы тәмамлый. Җыелган халыкны, укучыларны, укытучыларны район башлыгы Вячеслав Козлов уку елы төгәлләнү белән котлады. Ул мәктәп тәмамлаучыларга имтиханнарын уңышлы тапшырып, киләчәк һөнәрләрен дөрес сайлауларын, хыялларының тормышка ашуын теләде. Районга медиклар, укытучылар, нефтьчеләр, агропромышленность комплексы хезмәткәрләре кирәк. Район квоталары белән укырга керү гарантиясе дә бар. Вячеслав Михайлович мәктәп тәмамлаучыларны мәктәпне, укытучыларын, кече Ватаннарын, әти-әниләрен онытмаска чакырды. Чыгышының азагында район башлыгы сүзен "Сезгә уңышлар юлдаш булсын!" дип бетерде. Аннан ул 10 сыйныф укучысы Алсу Хөснуллинага республика олимпиадасындагы уңышлары өчен өч мең сум бүләккә сертификат тапшырды.
Мәктәп директоры Татьяна Сырова һәммәсен уку елы тәмамлану белән котлады, йомгаклау аттестациясенә кертелү турындагы фәрманны укыды һәм имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде. Мәктәпнең иң әйбәт укучыларын бүләкләү турындагы приказны завуч Ирина Ермолаева укыды, ә күпсанлы дипломнарны һәм грамоталарны мәктәп директоры тапшырды. Фәнни-гамәли конференциядә финалга чыгучыларны һәм укучыларны әзерләгән укытучыларын соңгы кыңгырау тантанасында КНИТУ ("Восток" Чистай филиалы) вәкилләре билгеләп үтте. Алар фирма чыгарган бейсболкалар һәм Мактау грамоталары тапшырдылар.
Мәктәп тәмамлаучыларны беренче укытучылары Гүзәлия Гыйльметдинова белән Зинаида Лосева, сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Хәлиуллина белән Гөлия Исхакова да котлады. Мәктәп укытучыларына әти-әниләр исеменнән Алсу Нуртдинова белән Клара Әхмәтҗанова рәхмәт белдерде. Тантаналы линейка төгәл сценарийга корылган иде, бик күп җырлар яңгырады. Азакта соңгы кыңгырау чыңлады, мәктәп тәмамлаучылар вальс әйләнделәр, сиксәненче еллар чит ил эстрадасы ритмына бик шәп биеделәр. Шуннан соң алар мәктәп белән хушлашып, тантаналы линейкадан чыгып киттеләр.
Бәйрәм бик матур узды, ул чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар күңелендә әле озак сакланыр.
y: A�;"؏��R�>зәлия Гыйльметдинова белән Зинаида Лосева, сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Хәлиуллина белән Гөлия Исхакова да котлады. Мәктәп укытучыларына әти-әниләр исеменнән Алсу Нуртдинова белән Клара Әхмәтҗанова рәхмәт белдерде. Тантаналы линейка төгәл сценарийга корылган иде, бик күп җырлар яңгырады. Азакта соңгы кыңгырау чыңлады, мәктәп тәмамлаучылар вальс әйләнделәр, сиксәненче еллар чит ил эстрадасы ритмына бик шәп биеделәр. Шуннан соң алар мәктәп белән хушлашып, тантаналы линейкадан чыгып киттеләр.
Бәйрәм бик матур узды, ул чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар күңелендә әле озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев