Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Саныйлар

Авыл хуҗалыгында моннан алда үткән сан алудан соң 10 елга якын вакыт узган, әлеге вакыт эчендә, әлбәттә, авыл хуҗалыгында зур үзгәрешләр булды һәм күп статистик мәгълүматларны яңарту таләп ителә. Туган икътисадый хәлләрдә авыл хуҗалыгында сан алу эше бик тә кирәкле, чөнки сүз илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм азык-төлек товарларының...

Авыл хуҗалыгында моннан алда үткән сан алудан соң 10 елга якын вакыт узган, әлеге вакыт эчендә, әлбәттә, авыл хуҗалыгында зур үзгәрешләр булды һәм күп статистик мәгълүматларны яңарту таләп ителә.
Туган икътисадый хәлләрдә авыл хуҗалыгында сан алу эше бик тә кирәкле, чөнки сүз илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм азык-төлек товарларының тулы бер рәте чит ил товарларына алмашка килүе турында бара. Хәзерге моментка авыл хуҗалыгында сан алу илнең аграр ресурсларын тулы һәм объектив тикшерү булып тора.
Авыл хуҗалыгында сан алу үткәрү ешлыгына килгәндә, 10 ел ара - бу танылган дөньякүләм стандарт.
Авыл хуҗалыгында сан алу нәтиҗәләре барлык авыл хуҗалыгы статистикасы нигезе булып торачак һәм ил күләмендә ( масштабында) аграр сәясәт булдыру өчен генә түгел, ә авыл эшмәкәрләре, хуҗалык җитәкчеләре, ферма ияләре тарафыннан да таләп ителәчәк.
Шуны да билгеләп үтү кирәк, авыл хуҗалыгында сан алу нәтиҗәсендә генә хуҗалыкларның кайбер мөһим характеристикаларын алу мөмкинлеге булачак, мәсәлән, микропредприятие, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү турында; хуҗалыклар тарафыннан субсидия һәм дотацияләр алу турында; крестьяннарның кулланучылар кооперациясендә катнашуы турында; кредит акчаларын җәлеп итү турында; хуҗалыкны алып баруда инновацион методлардан файдалану турында (мәсәлән, уңышны саклауда биологик методлар, терлекчелек фермаларында чистарту корылмалары куллану). Без үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча мәгълүматларны җитәрлек дәрәҗәдә алмыйбыз, мәсәлән, чәчүлек җирләренең күпме гектарына элиталы орлык чәчелгән, күпме нәселле терлек бар һ.б. Шуның белән бергә барлык мәгълүматлар да закон нигезендә үзенчәлекләре бетерелгән (обезличенный) формада эшкәртеләчәк, бигрәк тә рәсми статистик информация алу максатында.
Сан алганда сан алу кәгазенең берничә төре файдаланылачак, әмма ләкин алар сан алу объектлары үзенчәлекләренә бәйле булалар. Сан алу кәгазьләренең барлык төре дә Росстат тарафыннан расланган: авыл хуҗалыгы оешмалары өчен; микропредприятиеләр, авыл хуҗалыгыныкы булмаган оешмаларның ярдәмче авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен; крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм индивидуаль эшмәкәрләр өчен; шәхси ярдәмче һәм гражданнарның башка индивидуаль хуҗалыклары өчен. Беренче өч төргә (форма) махсус вкладышлар теркәләчәк, алар ике һәм аннан да күбрәк муниципаль берәмлекләр территориясендә урнашкан сан алу объектлары өчен муниципаль берәмлекләр күзлегеннән чыгып йомгак ясау максатында эшләнгән.
2016 елда сан алу үткәргәндә беренче тапкыр планшет компьютерлар кулланылачак, анда күчермәләр алып торучылар (переписчиклар) алынган мәгълүматларны кертәчәк. Бу мәгълүматлар җыюга тартылган кешеләр санын кыскарту мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, мәгълүматлар сыйфаты да яхшыра - программа кертү стадиясендә үк ялгышларны һәм хаталарны күрү мөмкинлеге бирә һәм сорауны җибәрми, навигациянең җайлы системасы белешмә информациясе белән эшләүне гадиләштерә, алынган мәгълүматларны эшкәртү тизлеге күп тапкыр арта. Сан алу төгәлләнгәч, алынган мәгълүматлар махсуслаштырылган программа ярдәмендә эшкәртеләчәк.
Ольга ПОПКОВА,
Сан алу-2016 буенча вәкил

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев