Хәерле юл, балалар!
441
0
0

20 июньдә районда РМЙ-да үткән чыгарылыш кичәсендә барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына тантаналы шартларда мәктәп тәмамлау турында аттестатлар тапшырылды.
Ата-аналары, туганнары, дуслары белән тулган залны сыйныф җитәкчеләре белән бергә үткән бик матур киенгән балаларның тантаналы чыгышы сәламләде.
Быелгы чыгарылыш кичәсенең темасы диңгез дулкыннарына багышланып, районда мәктәп тәмамлаучы 102 укучыны алып баручылар районның энҗе бөртекләре дип атадылар. Акчарлаклар тавышы, дулкыннар шавы астында, диңгез балыклары (БСМ кызлары) биеп торганда сәхнәгә "чын" кораб йөзеп чыкты. Аның артыннан район үзәге мәктәпләрен тәмамлаучылар ("дама"лар һәм "кавалерлар") вальска бөтерелеп килеп чыктылар. Балаларны котлап аларга "Бары алга" командасы - үгет-нәсихәт бирергә район җитәкчеләре, ата-аналар, мәктәп директорлары, укытучылар җыелган иде. Сәламләү чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов һәммәсен имтиханнарын уңышлы тапшырулары белән котлап, үз мәктәпләрен, остазларын, дусларын онытмаска, ВУЗларны тәмамлап кабат үз ягыбызга әйләнеп кайтырга өндәде.
Быел 9 укучы үзгә үрнәктәге - кызыл тышлы аттестат алды. Бик әйбәт укыган, төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә, фән чемпионатларында, укучылар конференцияләрендә, фестивальдә, хәрби-патриотик уеннарда һәм слетларда, ярышларда җиңү яулаган өчен район башлыгы иң әйбәт чыгарылыш сыйныф укучыларына: Яңа Чишмә урта мәктәбеннән Александр Семеняк һәм Юлия Селиверстовага, Яңа Чишмә гимназиясеннән Гөлчәчәк Вәлиевага, Чаллы Башы мәктәбеннән Гөлинә Гыйльмановага, Тубылгы Тау мәктәбеннән Гөлгенә Исмәгыйловага грантлар тапшырды. Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы, нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм районның мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлаучы Гөлназ Насыйрова аерым бүләккә һәм Рәхмәт хатына лаек булды. Акыллы, талантлы, актив, тырыш балалар тәрбияләгән ата-аналарына
(Ахыры. Башы 1 биттә)Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Еронтьев сәламләү сүзләре, укучыларның әти-әниләре исеменнән Фәргать Вәлиев педагогларга рәхмәт әйтеп, балаларга үгет-нәсихәт җиткерде.
Быел беренче мәртәбә һәр укучы аттестатны район башлыгының җиңел кулыннан алды: көчле алкышлар астында Вячеслав Козлов һәрберсенең кулын кысып, белем турында документ тапшырды.
Яңа Чишмә урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф җитәкчесе Галина Павлова үгет-нәсихәтен шигъри юлларга салган, тантананың сәбәпчеләре исә рәхмәтләрен җиткерделәр
Иң лаеклы укучыларны хөрмәтләүне яшьләр оешмалары һәм район оешмалары вәкилләре дәвам иттерде.
Спортчыларга, активистларга, яшьләр конкурсларында җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды. Сәхнәдән: "Мәктәп тәмамлаган 102 укучы да дипломлы белгечләр булып үзебезгә әйләнеп кайтса, районыбызның мәдәниятле үсешендә зур адым булыр иде", - диделәр. Әлбәттә бу тырыш, сәләтле балаларның белем эстәп кабат үзебезнең якларга кайтуларын телибез.
Балалар үзләре кат-кат сәхнәгә чыгып музыкаль һәм бию номерларын: вальс, флэш моб стилендә бию һәм җырлар бүләк иттеләр. Бәйрәм программасына гимназия һәм Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары аеруча зур өлеш кертте. Алар шундый киеренке имтиханнар тапшыруга карамастан, бик әйбәт хәзерләнә алганнар. Аларга үзебезнең район артистлары: Ирина Слимова белән Илназ Шәйхетдинов, шулай ук "Шешминка" бию ансамбле булышты. Билгеле, кичәдә районның эстрада йолдызы Гөлназ Насыйрова җырламый кала алмады. Бу көнне - кичәне укучылар хәтерендә җылы хисләр белән сакласыннар өчен бар да нык тырышкан. "Причалдагы кораб сезне диңгезләргә-океаннарга чакыра", - дип белдерделәр алып баручылар.
- Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!"
Бәйрәмдә истәлеккә күмәкләшеп фотога төштеләр, аннан укучылар үз мәктәпләренә таралыштылар. Район үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды, алар тормышындагы шушы истәлекле көн яңа - олы тормышның таңын каршылау белән төгәлләнде.
Ольга ИВАНОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2422 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 15 275 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 86 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 84е - чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 31 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 55 кеше өйдә дәвалана9600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:01Алдынгы хуҗалыкларга Кубоклар тапшырылды 2020 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хуҗалыклар күчмә Кубоклар белән бүләкләнде9400
-
22 гыйнвар 2021 - 11:4418 гыйнварда Чуаш Чабаксарында халык җыены булып узды Чабаксар авыл җирлеге башлыгы Сергей Моляков авыл җирлегенең 2020 елдагы эшләре һәм киләсе елга планнары турында хисап тотты.9600
-
22 гыйнвар 2021 - 11:14Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлегендә «Тоннель» операциясенә йомгак ясалган 21 гыйнварда юл хәрәкәте инспекторлары 5 административ хокук бозу очрагын ачыклаган.9500
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре таксистлар арасында ике хокук бозу очрагын ачыклаган 11 гыйнвардан 20енә чаклы районда «Такси» акциясе узды.9300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.15000
-
21 гыйнвар 2021 - 12:0321 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 15189 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 85 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се - читтән кертелгән, 84ы – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 30 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 55 кеше өйдә дәвалана.12800
-
21 гыйнвар 2021 - 11:57Яңа елдан пенсияләр артты 1 гыйнвардан Яңа Чишмәдә эшләмәүче 3130 пенсионерның иминият пенсияләре 6,3% ка арткан13100
-
21 гыйнвар 2021 - 11:48Яңа Чишмәдән Айдар Мифтахов токымлы кош-кортлар үрчетү белән мавыга Йорт кош-кортлары асрау аның бердәнбер шөгыле түгел5400
-
21 гыйнвар 2021 - 11:41Яңа Чишмә районында яшәүче берәүдән наркотик матдә алганнар Полиция хезмәткәрләре шәхси тикшерү барышында Яңа Чишмә районында яшәүче гр. К.дан 16 граммнан артык марихуана алганнар.12700
-
21 гыйнвар 2021 - 10:33Минималь хезмәт хакы күләме артты 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) аена 12792 сум тәшкил итә.12700
-
21 гыйнвар 2021 - 10:28Яңа Чишмә авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 1,7 млн. сумлык сөт сата Районның авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 63,6 тоннадан артык сөт сата. Югары майлылыкны (3,8%) исәпкә алып, сату зачет авырлыгында 71 тоннага җитә.12800
-
21 гыйнвар 2021 - 10:06Кошларга ярдәм итик! Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә.13100
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
27 май 2020 - 10:32Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан почта маркасына штамп сукты. #100летТАССР
-
22 гыйнвар 2021 - 09:33Яңа Чишмә районында коронавирустан прививканы 100гә якын кеше ясаткан18 гыйнвардан COVID-19дан вакцинация башланды9500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.15000
-
21 гыйнвар 2021 - 10:06Кошларга ярдәм итик! Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә.13100
-
21 гыйнвар 2021 - 11:57Яңа елдан пенсияләр артты 1 гыйнвардан Яңа Чишмәдә эшләмәүче 3130 пенсионерның иминият пенсияләре 6,3% ка арткан13100
-
21 гыйнвар 2021 - 10:28Яңа Чишмә авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 1,7 млн. сумлык сөт сата Районның авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 63,6 тоннадан артык сөт сата. Югары майлылыкны (3,8%) исәпкә алып, сату зачет авырлыгында 71 тоннага җитә.12800
-
21 гыйнвар 2021 - 12:0321 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 15189 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 85 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се - читтән кертелгән, 84ы – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 30 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 55 кеше өйдә дәвалана.12800
-
21 гыйнвар 2021 - 10:33Минималь хезмәт хакы күләме артты 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) аена 12792 сум тәшкил итә.12700
-
21 гыйнвар 2021 - 11:41Яңа Чишмә районында яшәүче берәүдән наркотик матдә алганнар Полиция хезмәткәрләре шәхси тикшерү барышында Яңа Чишмә районында яшәүче гр. К.дан 16 граммнан артык марихуана алганнар.12700
-
22 гыйнвар 2021 - 11:4418 гыйнварда Чуаш Чабаксарында халык җыены булып узды Чабаксар авыл җирлеге башлыгы Сергей Моляков авыл җирлегенең 2020 елдагы эшләре һәм киләсе елга планнары турында хисап тотты.9600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2422 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 15 275 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 86 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 84е - чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 31 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 55 кеше өйдә дәвалана9600
-
22 гыйнвар 2021 - 09:33Яңа Чишмә районында коронавирустан прививканы 100гә якын кеше ясаткан 18 гыйнвардан COVID-19дан вакцинация башланды9500
-
22 гыйнвар 2021 - 11:14Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлегендә «Тоннель» операциясенә йомгак ясалган 21 гыйнварда юл хәрәкәте инспекторлары 5 административ хокук бозу очрагын ачыклаган.9500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:01Алдынгы хуҗалыкларга Кубоклар тапшырылды 2020 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хуҗалыклар күчмә Кубоклар белән бүләкләнде9400
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре таксистлар арасында ике хокук бозу очрагын ачыклаган 11 гыйнвардан 20енә чаклы районда «Такси» акциясе узды.9300
-
21 гыйнвар 2021 - 11:48Яңа Чишмәдән Айдар Мифтахов токымлы кош-кортлар үрчетү белән мавыга Йорт кош-кортлары асрау аның бердәнбер шөгыле түгел5400
-
21 гыйнвар 2021 - 09:25Яңа Чишмәдән яшь фермер КФХны үстерүгә 3 млн. сум акча алган Бу «Агростартап» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булган.4400
© 2011 - 2021. Шешминская новь. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
18+