Һәр атна саен сишәмбе көннәрдә министрлыклар, район җитәкчеләре һәм "Бердәм Россия" партиясеннән барлык дәрәҗәдәге депутатлар шәхсән кабул итүләр (халыкны) үткәрә.
Атна саен сишәмбе көннәрендә район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Яңа Чишмә башлангыч бүлеге секретаре Вячеслав Козлов шәхсән үзе гражданнарны кабул итә. Сишәмбе көнне, 19 июльдә, дүрт граждан аның янында кабул итүдә булган.
Архангел Бистәсендә яшәүче Наталья Барсукова район башлыгына торак төзүдә ярдәм күрсәтү турындагы мәсьәлә белән мөрәҗәгать иткән. Яшь гаиләне тиешле программага кертү өчен ярдәм вәгъдә ителгән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең калганнары да канәгатьләнерлек җавап алганнар.
Быел Вячеслав Козлов шәхсән 72 кешене кабул иткән. Район халкы, нигездә, район башлыгына матди ярдәм күрсәтү, торак шартларын яхшырту, документлар рәсмиләштергәндә юридик ярдәм күрсәтү, аларны теркәү һәм башка вак-төяк проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Аларның барысы да контрольгә алына, күбесе уңай хәл ителә.
Район җитәкчелегенең, район Советының "Бердәм Россия" фракциясе депутатларының халыкны шулай кабул итүләре яңачишмәлеләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.
Гражданнарны бердәм кабул итү көне Татарстанда 16 ел үткәрелә инде. Сишәмбе - Татарстанда барлык дәрәҗәдәге башкаручы, законнар чыгара торган һәм вәкиллекле власть командалары халыкны кабул итә торган көн ул. Атна саен татарстанлылар үзләренең проблемалары, сораулары һәм тәкъдимнәре белән министрлыклар, ведомстволар, дәүләт комитетлары, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларына, ТР Дәүләт Советының яки РФ Дәүләт Думасының "Бердәм Россия" җирле советлары фракцияләре депутатларына шәхсән мөрәҗәгать итә алалар.
Халык алдында ачыктан-ачык һәм тиешенчә хисап тоту - Татарстанда власть эше төзелә торган төп принциплар. Бердәм кабул итү көне - татарстанлыларны власть белән турыдан-туры бәйләүче иң нәтиҗәле коралларның берсе генә әле ул.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова белән безнең әңгәмә барышында ул 2016 елның 1 ярты еллыгында җәмәгать кабул итүләрендә 53 граждан кабул ителүен билгеләп үтте. Шулар арасыннан Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм Шамил Яһудин 5 кабул итү үткәргән (барлыгы 24 кеше кабул ителгән), "Бердәм Россия" партиясенең Яңа Чишмә җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Вячеслав Козлов - 29 (58 кеше), аның урынбасары Надежда Попкова - 10 (14 кешене кабул иткән), ревкомиссия рәисе Луиза Исхакова 3 кабул итү үткәргән һ.б. Җәмәгать кабул итүләрендә 123 кеше кабул ителгән. Гражданнар мөрәҗәгать иткән тема төрле, шулай да аларның күпчелеге торак белән тәэмин итүгә, торак шартларын яхшыртуга, хезмәткә, хезмәт хакына, белем бирүгә, транспортка һәм элемтәгә, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә һ.б.-га кагыла. Карап тикшерелгән мәсьәләләрнең күбесе уңай хәл ителә.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев