Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сабантуй бәйрәме белән!

    Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов котлавы Хөрмәтле яңачишмәлеләр!

    Район Советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли Сабантуй бәйрәме белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
    Республикабыз халкы өчен бу иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар дәвамында милли гореф-гадәтләребезне кадерләп саклаган һәм баеткан әлеге гүзәл бәйрәмдә татар халкының иң күркәм сыйфатлары - хезмәт сөючәнлек һәм алдынгылыкка омтылу, киң күңеллелек һәм кунакчыллык, туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәте чагылыш таба. Сабантуй мәйданы тугры дусларның очрашу урыны булып тора. Язгы кыр эшләре тәмамланган бу көнне без Җир-анабызны һәм бай уңыш җыеп алу өчен ял белми эшләгән авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Чөнки булачак мул уңыш һәм халык тормышының бөтенлеге нәкъ менә авыл хезмәтчәннәренең тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә бәйле.
    Сабантуй мәйданында яңа талантлар ачыла, кешеләр бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаша, туган телгә, тарихка, мәдәнияткә һәм ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләнә.
    Бу көнне без алдынгы механизаторларны һәм терлекчеләрне, хуҗалык җитәкчеләрен һәм барлык эш тармакларындагы иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтлибез. Фидакарь хезмәтләре өчен аларга зур рәхмәт.
    Барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, ветераннарыбызга, нефть компанияләрендә хезмәт куючыларга, эшмәкәрләргә, район үзәге оешмаларына, авыл җирлекләренә һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, кем укыта, дәвалый һәм безнең иминлегебезне саклый - һәммәсенә дә рәхмәт сүзләре белдерәсем килә.
    Барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлап, ныклы исәнлек, гаилә бәхете, тотрыклылык, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары теләп калам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: