Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңү көнен бәйрәм итү

1 майдан 9 майга чаклы АҖ башкарма комитетлары сугыш ветераннарын, ветераннарның тол калган хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен котлап, азык-төлек җыелмаларыннан торган пакетлар тапшырачак.


Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, авыл клубларында, китапханәләрдә сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр һәм бәйрәм концертлары булачак.
Майда “георгий тасмасы” акциясе старт ала. 7 майда - 22.00 сәгатьтә «Хәтер шәмен кабыз» акциясе. Ә 9 майда Яңа Чишмә район үзәгендә һәм райондагы барлык торак пунктларда ветераннарны сыйлап, “Үлемсез полк” йөреше белән Җиңү көне хөрмәтенә бәйрәм тантаналары узачак.
Яңа Чишмәдә:
9.00 – редакция бинасыннан һәлак булучы сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янына кадәр хәрби техника хәрәкәте;
9.30 – гимназиядән митинг урынына кадәр “Үлемсез полк” йөреше;
10.00 – Яңа Чишмәдә митинг;
11.00 – 14.00 – һәйкәл артындагы паркта халык күңел ачулары: бәйрәм концерты, кыр кухнясы, спорт ярышлары, паркта квест, сәүдә итү.

Яңа Чишмә авылында мәдәният һәм ял паркында:
17.00 – “В бой идут одни старики” нәфис фильмын күрсәтү, тир эше,
19.00 – “Җиңү язы көне” концерты,
21.00 – салют.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев