Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

3 июльдә Акъяр авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтова Асия Хатыйп кызына 90 яшь тулды

Асия әби шушы яшендә дә гаиләнең терәге булып тора. Ул килене Рәисә белән инде 48 ел әни белән кыз кебек яши. Ә инде гаиләдәге - ике онык, оныкларының да хәләл җефетләре һәм балалары шәһәрдән кунакка еш кайталар.

Асия әби белән Рәисә апа хуҗалыкта күп эш башкаралар, алар үгез, сыер асрыйлар, кош-кортлары да бар. Асия апа аларга көн саен үлән җыеп керә. Хәер, күпьеллык үләннәр чәчелгән участок булса да, бензочалгы белән бу эшне оныгы Айнур тизрәк башкарса да, иске гадәтен ташламый әби. Айнур үзенең гаиләсе белән авылда һәр ял саен диярлек була.

Асия апа «дөньяга танылырга» яратмый икән (аның турында газетада язарга бөтен гаиләсе белән үгетләгәннәр). Оныгы хакына гына ризалашкан. Айнур Әхмәтов - республика массакүләм мәгълүмат чараларында танылган шәхес. КФУ журфагын тәмамлаган, «Татарстан» ГТРКда эшләгән, хәзер «Болгар радиосы» радиокомпаниясенең мәгълүмат бүлеге директоры, авыл тематикасына даими 10 минутлык тапшыру авторы да. Бу эштә ул 25 ел хезмәт куя. Менә шул Айнур аны үгетләгән дә инде: «Әби, мине барысы да белә, минем хакка булса да ризалаш», - дигән. Асия әби аз сүзле, ул күбрәк дәшмичә генә утырды, Рәисә, Айнур һәм аның хатыны Ләйсән генә сөйләде. Ул үзе хакында сөйләргә яратмый, хәтта телевизиончылар - оныкның дуслары өчен 30 секундлы роликта төшүдән дә баш тарткан.

Асия әби күп балалы гаиләдә туа, анда алты бала була. Әтисе фин сугышында үлә, алабута һәм ярым черек бәрәңге ашап үскән ятим балачагын хәтерли. Кече яшьтән үк эшли башлый, ә 14 яшьтән урман кисә. Үсә төшкәч, колхоз бозауларын карый. Пенсиягә чаклы һәм аннан соң тагын өч ел эчендә күпме бозау караганын санап бетерерлек түгел.

Ә инде менә аның сабыйлар белән сөйләшә белүе - Асия әбинең үзенчәлекле таланты. Күкрәк балалары елаганда ул аларны тынычландыра белә, ди Ләйсән. Бөтен авылдан диярлек балаларны алып килгәннәр, әле дә киләләр, кайчагында төнлә дә. Ниндидер тылсымлы сүзләрдән балалар аның кулында ук елаудан туктый һәм йоклап китәләр. Ахырдан үзе бераз хәлсезләнеп китсә дә, балаларга ярдәм итүдән баш тартмый. Өлкәннәрне дә дәвалаган.

Карап торышка җитди булып күренгән әби менә шундыйдыр дип кем уйлый. Ире Исмәгыйль белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр, әби оныкларын - Айнурны һәм аның ике кыз туганын (олы улы Әсхәтнең балалары) тәрбияләргә булышкан.

Асия әби туры сүзле булган, ялганны һәм тәртипсезлекне сөймәгән. Ул балаларына да: «Дөресен  сөйләсәгез, сезне беркем дә кыерсытмас», дигән. Хезмәт хакын киметсәләр, яки бозауларга азыкны азрак китерсәләр колхоз рәисенә дә сүз башларга курыкмаган. Күршедәге тавыклар бакчага кереп тибенсәләр дә дәшми калмаган. Җитди, әрсез, нык холыклы Асия әби. Тормыш таләп иткәндә ул менә шундый булган, әмма кешеләрне, балаларны яратучы, яхшы күңелле, туганнары өчен янып торучы кеше. - Үткәннәрне искә алып сөйли башласа, аны туктата алмыйсың, безгә дә тыңлап кына утырырга куша, - ди Айнур. Асия әби үз гаиләсе өчен дә күп эшләгән, өстәвенә, көн саен әнисе белән сеңелесенең хуҗалык эшләрендә дә булышуы турында сөйләде Айнур. Йон да эрләгән, тукыган да, бәйләргә дә өлгергән. Менә дигән камыр ризыклары, тәмле икмәге, бәлеше - авылда беркемнең дә аныкы кебек килеп чыкмый, диләр.

Терлек азыгы әзерләүне һәрчак үз өстенә алган. Печән чабу - аның яраткан шөгыле. Тик башта 5-6 километр җәяүләп «разведка»га барган. Аннары алтынчы сыйныфта укучы оныгын таң атуга уятып, печәнгә алып киткән. Айнур елмаеп, үткәннәрне искә ала:

- Ул вакытта 10 үгез асрадык, печән күп кирәк иде. Әби мотоциклны өй янында кабызырга рөхсәт итмәде һәм без аның белән икәү аны 100-150 метр төртеп бара идек. Янәсе, күршеләребез ишетмәсен, безнең арттан килмәсеннәр һәм әби карап кайткан печәнне бездән алда чабып алмасыннар өчен шыпырт кына юлга кузгала идек. Колхоз тракторы иртүк печән белән  безнең капка янына килеп туктагач, күршеләр кулларын җәеп: «Асия апа тагын бездән уздырды», - дия иделәр.

Ул - табигатьне һәм авыл хезмәтен яратучы кеше. - Узган ел сыер үлде, - дип дәвам итә Айнур. Әби «Хәзер сыерсыз ничек була инде?», диде дә, фермер Дәүләтшин Нәкыйп абый янына китте. Тана сатуын сораган. Икенче юлы без авылга кайтканда, яңа сыер инде сарайда иде. Әби тынычланган, әмма: «Мин исән чакта сыер асрыйбыз әле. Сәламәтлегем булганда, печәнне чабачакмын. Мин бит сезнең өчен, оныкчыклар өчен тырышам. Алар алтау, сөтсез ничек яшәргә, безгә барыбызга да үзебезнең ит, йомырка, яшелчә булса яхшы, ә кибетнеке түгел». Тиздән яңа сыер бозау китерәчәк, әби аны үзе карый. Нәкыйп абыйдан һәрвакытта да симертергә үгез ала. Аны суйгач, яңасын алырга бара. Без Нәкыйп абыйдан аңа бирмәвен сорыйбыз. Ул елмаеп кына: «Ничек каршы киләсең инде? Ишегалдындагы мал-туар - аның тормышы бит», ди.

Асия әби әле дә бөтен гаилә өчен җаваплы. Һәм барлык зур мәсьәләләрдә дә соңгы сүз аныкы. Үзара фикер алышалар да, ахырдан, ул ничек әйтә, шулай була. «Аның фикеренә каршы бармау яхшырак, ул барыбер үз фикерендә калачак», - ди Айнур. - Борчылмасын өчен килешәбез инде». Тик әби бердәнбер оныгының сүзләренә колак сала. Сез  һаман төзисез дә төзисез, болай да әйбәт, дип әйткәләсә дә, төзекләндерү эшләренә каршы килми. Өйдә башка ир - атлар күптән юк икән инде: 2002 елда «Алга» колхозында озак еллар ветеринария табибы булып эшләгән Исмәгыйль, элегрәк 1998 елда кече улы Марат, 10 елдан соң колхозның алдынгы механизаторы Әсхәт...  Асия әби оныгы белән горурлана: өйдә генә түгел, үз һөнәрендә дә мөһим кеше, ди.

- Кыр җиләге өлгергәч, әгәр без авылда булмасак, җае чыкканда күршеләребез, танышларыбыз белән, һичшиксез, җиләккә дә бара.  Яки үзе генә дә китә һәм төш вакытына чиләген тутырып кайта. Минек әзерләү дә аннан башка узмый. Үзебез алып кайтсак та, тагын бер тапкыр барыр өчен сәбәбен таба, «Бу гына азрак булыр» дигәч, кабат барабыз, бу юлысы инде аның белән.

Асия әбинең озын гомерле булуының сере - хәрәкәт, хәрәкәт һәм тагын бер кат хәрәкәт.

- Сәгать 4тә тора, намаз укый, 7дә эшләр белән шөгыльләнә башлый һәм безгә дә заданиеләр бирә, командир кебек, беркем дә эшсез тормый, - дип көләләр Айнур белән Ләйсән. - Барысы да дөрес эшләнгәнме, юкмы -контрольдә тота. Үгезне һәм сыерны ашатырга чыга башласам, әби: «Үзем чыгам, күпме азык бирергә кирәген - нормасын син белмисең», дияргә тотына. 90 яшьлек әби бөтен гаиләнең тоткасы!

- Хәзер авылда яшәүче яшьләр тавыклар гына асрый. Сыер да, үгез дә юк, - ди Асия әби. - Шулай ялкау булырга ярыймы соң?! Күп эшләргә, хәрәкәтләнергә, җәяүләп йөрергә кирәк. Менә шул вакытта сәламәтлек тә, гомерең дә озын булачак.

Без дә Асия әбигә алга таба да исәнлектә-саулыкта, якыннарының кадер-хөрмәтендә гомер итүен телибез.

 Рәсемдә: Асия Хатыйп кызын котларга район хакимиятеннән дә, авыл җирлегеннән дә килгәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев