Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

30 ел элек без нәрсә турында язганбыз

1985 елның 22 июнендә чыккан "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында "Без өебездә кирәк" (авторы Г. Ибраһимова) мәкаләсе: "Без, Зирекле мәктәбен тәмамлаучылар, килешү буенча сыер савучы булып эшләргә калдык. Менә бер ел вакыт үтеп китте. Безнең алда юллар ачык, тик күбебез хуҗалыкта калырга булды, кайбер кызлар колхоз юлламасы белән укырга китәләр, ниятләре...

1985 елның 22 июнендә чыккан "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында "Без өебездә кирәк" (авторы Г. Ибраһимова) мәкаләсе:
"Без, Зирекле мәктәбен тәмамлаучылар, килешү буенча сыер савучы булып эшләргә калдык. Менә бер ел вакыт үтеп китте. Безнең алда юллар ачык, тик күбебез хуҗалыкта калырга булды, кайбер кызлар колхоз юлламасы белән укырга китәләр, ниятләре - кабат авылга кайту".
1984 елгы чыгарылыш сыйныфларының алдагы язмышы (мәкаләдә сүз алар хакында бара) турында безгә туган якны өйрәнүче Мидхәт Газыймов сөйләде:
-Мәкаләнең авторы Гөлсинә (хәзерге фамилиясе Закирова). 1984 елны мәктәп тәмамлаучылардан 16 кыз 1 елга колхозда калды. 1985 елның 19 гыйнварында Гөлсинә һәм район комсомол комитеты секретаре Азат Мусин 38 нче өлкә отчет-сайлау комсомол конференциясендә катнаштылар. Бер елдан ул Бөгелмәдәге кооперация училищесына укырга керде, кабат авылга кайтмады. Хәзер авылда ул елны мәктәп тәмамлаган 11 кеше эшли: кемдер - нефтьче, кемдер - авыл советында, башка дәүләт учреждениесендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X