CVV-кодын әйтергә ярамавына халык күнә алмый
30-50 яшьтәге кешеләр аеруча еш алдана. Алар 46-47 процент.
Бик күп мошенниклык очраклары банк картасындагы арттагы кодны әйтү аркасында килеп чыга. «Пандемиягә каршы көрәштә бөтен кешене битлек кияргә өйрәттеләр, күпме генә ролик ясасак та, CVV-кодны беркайчан әйтергә ярамый дип халыкны һич күндерә алмыйбыз. Кеше арттагы кодны әйтә дә, акча югала», — диде Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак ТР Министрлар Кабинетында брифингта, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Ул акчалар әллә ничә банк счеты аша узарга мөмкинлеген, югалган акчаларны табу шактый кыен булуын әйтте.Аның сүзләренчә, аферистлар тозагына ешрак яше 30 дан арткан кешеләр эләгә.
«Җинаятьчеләр теләсә нинди ысуллар белән эш итә. Интернетта программалар күптөрле, мошенниклар нәкъ банк җибәрә торган смс кебек үк смс җибәрәләр. Банкның куркынычсызлык хезмәтеннән, я менеджер шалтыратып, берничә сорау бирәләр, алар банк картасы турында бөтен мәгълүматны, картаның кире ягында куркынычсызлык кодын теләсә нинди юл белән белергә тырышалар. Гражданнар я пин-код белән бутыйлар, я ышаналар да әйтәләр», — диде Владимир Изаак.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/26-05-2020/echke-eshl-r-ministry-urynbasary-cvv-kodny-yterg-yaramavyna-halykny-k-nder-almyybyz-5745361
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев