26 май 2020 яңалыклары
-
CVV-кодын әйтергә ярамавына халык күнә алмый
30-50 яшьтәге кешеләр аеруча еш алдана. Алар 46-47 процент.
-
Татарстанда коронавирус белән авыруның 63 яңа очрагы теркәлгән
18 кеше хастаханәгә урнаштырылган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 45 кеше өйдә дәвалана. Узган тәүлек эчендә 133 пациент сәламәтләнгән.
-
Яңа Чишмә Картлар йорты коллективы: «Мондый директор белән үтәлми торган бурычлар юк»
Интернат-йорт хезмәткәрләре үз җитәкчеләре Зәлинә Лизуновага рәхмәт белдерәләр.
-
ТАССРның 100 еллыгына: шул ук урында күп еллардан соң: ХХ партсъезд исемендәге колхоз идарәсе бинасы
Быел Яңа Чишмә районы ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән бергә тагын ике истәлекле датаны билгеләп үтә: 1930 елда районның беренче оешуына 90 ел һәм Яңа Чишмә авылының 410 еллыгын.
-
Яңачишмәлеләр ярсый: сукбай хайваннар бакчаларны җимерә
Авыл халкын сукбай хайваннар һәрчак борчый. Хайван тәмлерәк азык эзли, коймаларны ватып, бакчаларга керә: ошаганын ашый, ошамаганын таптый.